Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада "эшмәкәрлек фабрикасы" очрашуында бизнес даими үсештә булырга тиешлеге белдерелде

Табиб медицина казанышларыннан артта калмас өчен биш ел саен белемен арттырырга тиеш булса, бизнеста бу процесс тагын да тизрәк бара.

(Саба, 28 гыйнвар, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Республиканың «Стратегия - 2030» программасына кергән «Эшмәкәрлек фабрикасы» үзенең яңа сезонын башлады. Казан егете Айдар Булатов тарафыннан нигез салынган әлеге «фабрика» Сабада эшләде, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында үткәрелгән эшлекле очрашуга кече һәм урта бизнес вәкилләре, фермерлар гына түгел, ә җирле үзидарәләр җитәкчеләре дә чакырылган иде. Хәзерге вакытта эшмәкәрлек өлкәсенә "стартап" төшенчәсе дә актив кулланыла. Стартапларны, ягъни бизнес-проектларын үз тәвәккәллегенә таянып, финанслауга зур ихтыяҗ белән башлаучыларга булышуда авыл җирлекләре Советлары да читтә кала алмый. Гомумән, бизнесның даими үсештә булырга тиешлегенә Айдар Булатов үзенең чыгышында кат-кат басым ясады. Район эшмәкәрләренең һәм Саба егетләренең үз бизнесларын республикада ничек җәелдерүләре ике арада барган эшлекле диалог ачыклады.

Проект авторының "Шушы максаттан кем семинар-тренингларда, укуларда катнаша?" - дигән соравына залда 11 кеше кул күтәрде. Бизнесларын үстерүдә практикада тәҗрибә алмашу алымына күбрәк таянучылар икәнлеген - 6, интернет материаллары, видео, китаплар ачып караучылар булуларын 10 кеше раслады.

Шәхси эшмәкәр Гөлнара Галимова: "Эшләү дәверендә һәрчак һәм туктаусыз укырга-өйрәнергә кирәк. Шулай итмәгәндә син бизнестан төшеп калачаксың. Әйтик, чәчәктән гел бертөрле букет кына ясаганда, яшьләр кибетеңә керсә дә, аларны алмаячак. Шуңа күрә һәрвакытта да яңалык кертергә кирәк. Моның өчен зуррак шәһәрләрдә чәчәк бизнесы белән шөгыльләнүчеләр белән дә аралашабыз, өйрәнәбез, тәҗрибә алмашабыз. Бер урында таптанып тормаганда гына эш бара",- дип үзенең фикерен сүз алып белдерде.

Айдар Булатов әйткәнчә, эшмәкәрлек эшчәнлеге даирәсе - аеруча тиз үзгәреп торучы өлкә. Табиб медицина казанышларыннан артта калмас өчен биш ел саен белемен арттырырга тиеш булса, бизнеста бу процесс тагын да тизрәк бара. "Билгеле булганча, динозаврларның табигатьтәге глобаль үзгәрешләргә җайлаша алмавы аларның юкка чыгуына китергән. Бизнеста да шулай, конкуренция шартларында аның катгый таләпләре үтәлмәсә, эшең алга китми, туктала. Искергән гамәл иске нәтиҗә бирә. Уңай нәтиҗә яңа эш-гамәл таләп итә. Сезнең белән очрашуның максаты да шул: әлеге зарурлыкны тоюны яңа дәрәҗәгә күтәрү",- дип темага ачыклык кертте ул. Шунысы куанычлы, эшмәкәрләрнең күбесе заманнан калышырга җыенмый. Әңгәмә барышында 4 кеше яңа эш-гамәлгә күчкәнлеген белдерде, 12 бизнес вәкиленең былтыргы эш күрсәткечләре 2016 елдагыныкы белән чагыштырганда яхшырган булып чыкты. "Кем яхшырак эшләргә тели?"- дигән сорауга куллар бердәм күтәрелде. Эшмәкәрләргә булышлык итү чаралары турында Андрей Афонин чыгыш ясады. Ул очрашуда катнашучыларны быел ставкасы 8 процентка төшкән (моңарчы 10%) микрозайм белән кызыксындырды. Аны 300 мең сумга кадәр залогсыз да алырга була. "Мин 4 кенә документ сорыйм, калганнары базада, гаризаны "Госуслуги" аша биреп, Казанга паспорт белән бер генә тапкыр барасы кала",- дип аңлатты эшкуарлыкка булышлык итү фонды башлыгы һәм сорауларга җавап бирде.

Катнашучыларның игътибарын "Саба" индустриаль паркы проектының эскизы да җәлеп итте. Проектны башкарма комитет җитәкчесе урынбсары Илнур Котдусов тәкъдим итте. Аны "Стандартпродмаш" җәмгыяте җитәкчесе Марина Измайлова тулыландырды. "Стандартпродмаш" - азык продукциясе җитештерү, капларга тутыру, фасовкалау цехлары проектлау һәм төзүдә лидер. "Саба" индустриаль паркы үзенең эшчәнлеген шушы юнәлештә дә күрсәтәчәк, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев