Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада дин сабаклары укытучы мөгалимәләр киңәшмәсе булды

Очрашуда гаилә кыйммәтләрен саклау, туучылар санын арттыру, шәригать кануннарына туры килерлек итеп гаилә кору турында сүз барды.

(Саба, 30 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Саба җәмигъ мәчетендә авылларда дин сабаклары укытучы мөгалимәләр киңәшмәсе булды, дип яза район газетасы.

Очрашуга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәреннән имам-мөхтәсиб Мансур хәзрәт Җәләлетдинов,Татарстанның Төньяк төбәге казые, Теләче имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, районыбыз җитәкчелеге дә катнашты. Сүз, нигездә, гаилә кыйммәтләрен саклау, туучылар санын арттыру, шәригать кануннарына туры килерлек итеп гаилә кору, ир, хатын-кыз хаклары турында барды.

- Авылларыбызда, район үзәкләрендә дә яшьләр күп түгел, балалар аз туа, демографик хәл бик борчый. Татарстанда гына түгел, Россиядә дә шул ук хәл, болай булса, берничә елдан демографик кризис башланачак,-дип башлады сүзен Җәлил хәзрәт. -Бүген без кызларыбызны гаилә өчен дип түгел, җәмгыять өчен әзерлибез, егэсын бирсен, аннан укырга керсен, 30 тулгач, кияү кирәк, аннары бер бала алып кайта инде ул...Гаиләсендә берәр проблема чыкса, ата-ана үз янына чакыра, әйдә, бер-ике бала белән ничек тә яныбызга сыярсың, янәсе. Килен өченче баласын алып кайтам дисә, хәерче үрчетмә дип борчылабыз. Ә бит Коръәндә һәр баланың үз ризыгы белән тууы әйтелә, - дип дәвам итте сүзен баш казый. Һәм һәр мөселманның Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылып яшәргә тиешлеге хакында, яшь әниләргә бәби алып кайтудан баш тартмыйча, өлкәннәрнең дә аларны хуплап, яклап яшәүләре һәм абыстайларга, хатын-кызларга үгет-нәсихәт биргәндә иң элек шушыларны җиткерергә кирәклеген дә искәртте.

Яшьләрнең авылдан китүләре турында да: «Авылда яхшы тормыш юк, дип, балаларны шәһәргә куабыз.Үзебез телогрейка киеп абзар белән ике арада йөрибез, балаларның кредитын түлибез. Шәһәрдә һәркемне колач җәеп көтеп тормыйлар, анда балаларга бакча, мәктәп проблемасы, ә авылда салынганнары буш тора. Авылда да менә дигән итеп яшәп була. Һаман дөньяны, хөкүмәтне сүгәбез, шөкер итә белмибез. Безнең авыз йә ашый, йә гайбәт сөйли, йә зарлана. Үзебезне мөселман дип саныйбыз икән,бу карашны төптән үзгәртергә кирәк, - диде Җәлил хәзрәт чыгышының соңында.

Гаилә кыйммәтләре турындагы фикерне үз чыгышында район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов та дәвам итте. Теләче имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев «Балаларыбызның тәүфыйклы булып үсүендә безнең шәхси үрнәгебез кирәк», - диде. Ахырдан киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җаваплар бирелде. Көннең икенче яртысында мәчеттә Татарстанның Төньяк төбәге мөхтәсибәтләре вәкилләренең җыелышы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев