Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада Беларусь галиме сыйфатлы азык әзерләргә өйрәтә

"Саба" җәмгыятенең Тимершык бүлекчәсе базасында сөт бизнесы академиясендә укулар уза.

(Саба, 24 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Илмира Галимуллина). "Саба" җәмгыятенең Тимершык бүлекчәсе базасында сөт бизнесы академиясендә ел башыннан 5 курс үткәрелеп, анда 100дән артык кеше үз квалификацияләрен арттырган. Бу көннәрдә биредә республиканың Зәй, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Мөслим, Норлат районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре белем ала, дип яза җирле басма.

Укытуның төп темасы - савым сыерлары өчен яхшы сыйфатлы азык әзерләү. Дәресләрне Беларусьтан килгән галим, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Александр Лапотко алып бара.

– Без алдынгы Ауропа илләрендә, шул исәптән терлекчелек зур үсеш алган Америкада мал азыгы әзерләүдә кулланыла торган яңа алымнар белән таныштырабыз,- ди Александр Михайлович укыту программасы турында. – Азык әзерләүнең үз нечкәлекләре бар. Дөресен генә әйткәндә, Совет заманында бу мәсьәлә буенча язылган фәнни китапларда, дәреслекләрдә күп хаталар җибәрелгән. Элеккеге технологияләр буенча әзерләнгән азыкларның күпвакыт сыйфаты югала һәм шулар белән тукланган сыерларның матдәләр алмашуы бозыла. Хуҗаларга күптөрле дәвалау препаратлары, азык өстәмәләре сатып алырга туры килә. Әлбәттә, мондый терлекләрдән югары рентабельле продукция алып булмый.Безнең фәнни-тикшеренү үзәге нәкъ менә шул элекке хаталарны өйрәнеп, аларны булдырмау юлларын эзли, дөрес технологияне гамәлгә кертү буенча эш алып бара.Без урыннарга чыгабыз, экспертизалар үткәрәбез, проблемалы урыннар булса, бергәләп чишелү юлларын эзлибез. Менә шундый укыту семинарларында да катнашабыз. Татарстан белән инде 5 ел хезмәттәшлек итәбез, Сабада да берничә тапкыр булганым бар,-ди галим.

Сөт бизнесы академиясенең кампусы һәм укыту фермасы бар. Укытуның бер өлеше шунда үтә. Бу исә алган теоретик белемнәрне тәҗрибә белән ныгытырга мөмкинлек бирә.

Реклама

Академиядә белем алучыларның берсе- Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Шәфыйк ага Хәмидуллин үзе дә зур белемле остаз, авыл хуҗалыгы өлкәсендә 40 еллык эш тәҗрибәсе бар.

– Безнең сәламәтлегебез – табыннардагы ризык сыйфатына бәйле. Авыл хуҗалыгы продукциясен яхшы сыйфатлы итеп җитештерү- терлекчеләрнең дә, механизаторларның да беренчел бурычы. Сәламәт малдан гына сыйфатлы ризык алып була.Сыйфатлы сөт җитештерү фәнгә нигезләнеп, шулай ук, зур белем һәм яңалыклар аша алып барылырга тиеш.Укуларда да төп сүз шул турыда бара. Мәсәлән, сенажны яхшы сыйфатлы булсын өчен рулоннарда әзерләү отышлы. Алдынгы технологияләргә ияреп, кирәкле техникага акчаны җәлләмичә, шул системаны гамәлгә кертергә тәкъдим итәләр бүгенге белгечләр. Академиядәге укулардан бик канәгать, тиешле дәрәҗәдә оештырылган, –ди ул.

Сөт бизнесы академиясе җитәкчесе Алимас Гафиятуллинның әйтүенә караганда, дәресләрдән соң кунаклар өчен мәдәни-күңел ачу программасы да әзерләнгән. Җитәкчеләр, белгечләр Саба урман хуҗалыгында, «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында, «Олимп» спорт мәктәбендә һәм Сабаның башка истәлекле урыннарында булырга өлгергәннәр. Саба җыелма командасы белән футбол да уйнаганнар әле, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев