Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада 48 мәчетнең баш бухгалтеры беренче тапкыр авыл көне уздыра

14 июльдә Саба районы Урта Нырты авылында авылдашлар җыены узды. Озак еллар авылда төпләнеп яшәгән кешеләр читкә киткән туганнары белән очрашты. Бәйрәмнең беренче өлеше җигүле атта бирнә җыю белән башланып китте. Һәр йорттагы гаилә белән таныштыргач, балаларга күчтәнәчләр өләштеләр, ягъни гадәти Сабан туе башланды. Авыл көнен Сабан туеннан аерып тора торган билге – биредә һәр нигезнең тарихына, кешеләренең авыл өчен керткән өлешенә игътибар бирелә.

Икенче өлештә исә төрле халыкны уеннар, Казан җырчылары белән күңелле бәйрәм каршы алды. Концертны алып баручылар – Хәниф Тимербаев һәм Рушания Хафизова мәйданда төрледән-төрле уеннар уздырды: ераклыкка гер ату, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык сугышы, аркан тарту, чаңгы һәм итек киеп йөгерү. Күңелле уеннарда авылдашлар сынатмадылар. Уеннар барган арада бәйрәм кунагы – “Татар моңы” конкурсы лауреаты Энҗе Шәймурзина үзенең җырларын башкарды. Концертта чыгыш ясаган үзешчәннәр арасында – авыл шагыйрәсе Сәрия Хафизова һәм имам хатыйбы Мансур Арикеев та иҗат җимешләре белән уртаклашты.

Урта Нырты авыл көне беренче тапкыр уздырыла. Әлеге фикер иң беренчеләрдән булып Саба районы эшмәкәре һәм 48 мәчетнең баш бухгалтеры Гүзәл Шәрифуллинага килә. Әнисе дә шул авылныкы булганлыктан, аның идеясын тиз хуплап алалар. Шуңа күрә Урта Нырты авыл көнен тарихка кереп калырлык итеп уздырырга уйлыйлар. Мондый бәйрәмнәрнең уздырылу киләчәген Гүзәл авыл халкының ничек кабул итүеннән тора, дип белдерде.

Рәфидә Галимҗанова

Фото: https://tatar-today.ru/

Чыганак: https://tatar-today.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев