Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада мунча янды

Районыбызда янгын чыгу очраклары күзәтелеп тора. 4 февраль көнне Саба шәһәр җирлегендә янгын чыгып, шәхси хуҗалыкның мунчасы яраксыз хәлгә килде.

Янгын сүндерү хезмәткәрләренең тырышлыгы һәм уяулыгы аркасында башка корылмалар сакланып калды, хәвеф­хәтәр вакытында кисәтелде. Кышкы салкын көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта. Еш кына торак йортларны җылыту өчен электр җылыткыч приборларыннан файдаланыла, мичләр кызу итеп ягыла. Мунча мичләренә якканда аеруча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен истән чыгарырга, мичләрне күзәтүсез калдырырга ярамый. Көннәр салкын торганда тагын да игътибарлы һәм сак булыйк! Кулдан ясалган, төзек булмаган җылыткычлар, электр приборларыннан файдаланмыйк. Гадәти янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, сез үз милкегезне генә түгел, гомерегезне дә саклап каласыз.

Айнур Галимуллин, Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын куркынычсызлыгы күзәтү бүлеге башлыгы.

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/uyaulykny-yugaltmyyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев