Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба үзәгендә "Балачак" бәйрәме узды

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районыбызның мәдәният хезмәткәрләре үзәк мәйданда “ Балачак” бәйрәме уздырды.

Саба балалар сәнгать мәктәбенең  тынлы уен кораллары оркестры  “Әкияттә кунакта” парадын башлап җибәрде. Парад барышында катнашучылар үзләренең  велосипедларын, самокатларын, коляскаларын бизәп, әкият геройлары киемнәрен киеп, майдан уртасыннан уздылар. Әти-әниләр дә парадта балалары белән бергә катнашып, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Районыбызның “Торнадо” командасы да читтә калмады. Алар үзләренең картинг машиналарында осталыкларын күрсәттеләр. Райондашларыбызны бәйрәм белән Саба муниципаль районы  башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы котлады.  Парадта  катнашучылар барысы да бүләкләргә ия булдылар. Чара Аллаһияр һәм Хөснулла Валиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбенең җыр, биюләре белән үрелеп барды. Балалар өчен китапханәчеләр төрле  аланчыкларда мастер-класслар, уеннар оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев