Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шекше авыл җирлегендә Миннислам Гомәров истәлегенә багышланган "Уйна, гармун" исемендәге район гармунчылары фестивале үтте

9нчы февраль көнне Шекше мәдәният йортында гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге Республика фестивальләре лауреаты, тальянчы, авылдашыбыз Миннислам Гомәр улы Гомәров истәлегенә багышланган "Уйнагыз гармуннар!"-Якты бер моң.. дип исемләнгән зур районкүләм фестиваль-кичә оештырылды.

Ул Саба районы Мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф.Заһидуллин, район мәдәният йортының методик кабинеты, Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Хәйртдинов, ызандаш-күршеләребез Явлаштау, Эзмә, Олыяз, Сәрдә авыллары  мәдәният хезмәткәрләре ярдәме һәм теләктәшлеге белән әзерләнде. Кичәдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең тальянчылар ансамбле (җитәкчесе А.З.Газизов), сәхнә ветераны һәм танылган гармунчы Вилорик Вәлиуллин, ызандашларыбыз Иләбәр, Эзмә, Олыяз, Явлаштау авылларыннан килгән гармунчы, баянчылар, тальянчылар һәм җырчылар, Шекше җирлегендә туып-үскән һәвәскәр гармунчылар һәм үзешчәннәр, Шекше мәдәният йортының “Зиләйлүк” һәм “Бөрлегән” фольклор коллективлары катнашты. Сәхнәдән гармун моңнары агылды, биюләр башкарылды, җырлар яңгырады. Экраннан Миннислам абыйга багышланган видео һәм фото материаллар күрсәтелде.  Бу кичне сәхнәгә Миннислам Гомәровның нәсел дәвамчылары- балалары, оныклары да күтәрелде. Алар әтиләре истәлегенә багышланган матур чараны оештыручыларга, чыгыш ясаучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кичәдә катнашучыларның барысына да Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф.Заһидуллин исеменнән Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

 

Реклама

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев