Саба ТВ

Саба урманнарында аю бармы?

Соңгы елларда Татарстан урманнарында аюларның еш күренүе турында ишетәбез. Аларның кеше яшәгән урыннарга якын килүләре турында да хәбәрләр бар. Районыбыз урманнарында аюлар бармы? Гомумән, аюлардан куркырга кирәкме?

Борынгыдан урман хуҗасы саналган аюлар бүген Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән. Билгеле булганча аларны ауларга, һөҗүм итәргә ярамый. Сирәк очрасалар да, районыбызда «яссы табаннарны» күрүчеләр шактый. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген Татарстанда 120ләп аю бар. «Укыту тәҗрибә Саба Лесхозы" дәүләт бюджет учреждениесенең аучылык хуҗалыгы өлкән  егеры Рәмис Әсәтов әйтүенчә, районыбыз территориясендә 20-25ләп аю яши. Аларның саны миграция хисабына гына арта. Ике елга бер тапкыр эзләре буенча махсус тикшерүләр алып барылып, баш саннарының якынча исәбе алына. «Урманда һәр аюның үз биләмәсе бар. Ул агачны тырнап, участогына үз билгесен салып калдыра. Аюлар урманда поши, кабан балаларына һөҗүм итә һәм табышын шунда агач ботаклары белән күмеп куя. Азыгы яшеренгән урынга якын килгән кешене дошманы дип кабул итә.  Аю – үзенең балалаганын белми калучы бердәнбер хайван. Ул кыш көне гыйвар-февраль айларында үзе кышкы йокыда булганда ике елга бер тапкыр балалый.  Гадәттә 2-3 бала китерә. Балалары ана аю йоклаганда имә, балалары барлыгын  аю уянгач кына белә», - ди Рәмис Әсәтов. Белгечләр әйтүенчә, аю бик акыллы, тыныч хайван. Сулыклар янын, куралыкларны үз итә. Җиләкләр тизрәк өлгерсен өчен куакларны җайлаштырып ачып куя. Бервакытта да үзе беренчеләрдән булып кешегә ташланмый. Башка хайваннар кебек үк, аюда аналык инстинкты бик көчле. Ана аю балаларын саклау-яклау өчен барын да эшли. Әгәр инде шундый очрак булып, аю күрергә туры килсә, биекрәк урынга, яисә мөмкинлек булса, агач башына менү җаен карарга кирәк. Авырлыгы зур булган аю агач башына менә алмый. Урман хуҗасы булса да, үзеннән зур булып күренгән тереклектән курка. Шулай ук тыпырчыну, йөгерү, куркытам дип төрле хәрәкәтләр ясау аюны ярсыта гына. Иң отышлысы – тиз генә бу урыннан китү. «Яссы табаннар» солы, бодай, кукуруз, борчак басуларын үз итә. Җиләкләр белән туклана. «Аюлар бигрәк тә 2010 елдагы корылык сәбәпле Мари урманнарындагы янгыннардан соң безнең якларга күченделәр. Шулай ук Киров өлкәсе, Удмуртия якларында иген басулары буш булганлыктан, ризык табу хаҗәтеннән дә киләләр. Аюлар үзләренә яшәү урынын азык запасына карап сайлый. Безнең якларда алар өчен яшәү шартлары, аерым алганда ризык табу бик җиңел. Июль ае – аюларның каплату чоры санала. Алар бу чорда бик агрессив булалар», - дип ачыклык кертте Саба районында  хайваннар дөньясы һәм аерым саклауга мохтаҗ табигый биләмәләр буенча дәүләт күзәтчелеге начальнигы Марсил Галимуллин.
«Бүредән курыксаң, урманга бармыйлар, дигән әйтем яшәсә дә, аюдан куркып урманга бармый утыру ярамый», - ди аучылык тәҗрибәсе күп булган Илнар Гарипов. – Безнең урманнар бик тыныч, аларда контроль, тәртип бик көчле. Аюлар безнең якларда 85 елларда күренә башлады. Алар көндез куелыкларда булалар. Төнлә, таң алдыннан ашарга дип чыгалар. Бу аларның үзләренең кешедән саклану ысуллары. Безнең урманнарны иңләп-буйлап гөмбәгә, җиләккә  йөри торган апайларыбыз бар. Берсенә дә зыян салганнары юк. Куркырга кирәкми. Мин үзем дә күптән түгел генә 2 баласы белән йөри торган аю күрдем ди",-ди Илнар.    Соңгы арада  Сабада яшәүче  Ризван абый Йомаголовның да аю күрүе турында ишетеп, үзе белән хәбәргә чыктык. «1-2 ай элек машинада Лесхозга бырышыбыз иде. Бистәгә  җиткәндә уң яктагы агачлар арасыннан зур бер аю  килеп чыкты да,  юлны  аркылы чыгып, селекция-орлыкчылык үзәгенә таба кереп китте», -  ди Ризван абый. Шулай ук юл идарәсе эшчеләренең дә Лесхоз –  Иштуган юлының   Комар авылы тирәсендә юл аша чыгып баручы  аю күрүләрен ишеттек. Лесхоз бистәсендә яшәүчеләргә дә  яссы табаннар күренгәлиләр икән.  Белгечләр әйтүенчә,  һәр аюның   үзе йөри торган    аерым юлы бар.    Кыскасы,  аюлар үз юллары белән, без үзебезнеке белән йөри бирик!

Фәридә Вилданова

Фото: https://mota.ru/wallpapers/source/id/42807

Чыганак: http://saby-rt.ru

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: