Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба туган якны өйрәнү музеенда журналист Тәлгать Нәҗмиевка багышланган кичә булды

Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап чыгарды.

(Саба, 6 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Саба туган якны өйрәнү музеенда «Районыбызның күренекле шәхесләре» проекты кысаларында язучы-публицист, журналист Тәлгать Нәҗмиевка багышланган кичә булды.

Чарада ветераннар советы рәисе Фәниль Ильясов, төбәк тарихын өйрәнгән ветеран укытучы Равиль Гомәров, язучының хатыны Лемара ханым һәм башкалар катнашты.

Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын «Саба таңнары» газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган җәмәгать эшлеклесенә, районның легендар шәхесенә әйләнде.

Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап (барлыгы 53 мең данә) чыгарды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә, Татарстан журналистларының Хәсәен Ямашев исемендәге премиясенә, «Бәллүр каләм» призына һ.б. лаек булды.

2014 елда Шәмәрдән бистәсе, 2015 елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгат Нәҗмиев (вафатыннан соң) исеме бирелде.

Кичәдә язучының район тормышына керткән зур хезмәте турында фикер алыштылар. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Тарихчы, Ильдар Сафин аның турында төшерелгән видео язмалар белән уртаклашты. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды.

 

Фото: http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев