Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба селекция-орлыкчылык үзәгендә үсентеләрне ялгау юлы буенча мастер-класс үткәрделәр

Моның өчен агачның бер өлешен кисеп алына һәм урмандагы яхшы үскән агач ботакларга ялгана.

(Саба, 20 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 18-19 апрельдә Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы чакыруы буенча Йошкар-Ола Идел буе дәүләт технология университеты белгечләре Саба урман хуҗалыгының Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәгендә бүгенге чорда актуаль технология – үсентеләрне ялгау юлы белән үстерү буенча мастер-класс үткәрделәр, дип яза җирле басма.

Татарстан урманчылары тарафыннан вегетатив юл белән алынган орлык материалының нәселдәнлек сыйфатларын яхшырту чаралары күрелә. Республика урман культуралары генетикасын кабат торгызу юнәлешендә соңгы елларда максатчан эш алып барыла. Әлеге чара урман утырту сезонына әзерлек кысаларына туры китереп оештырылган иде.

Министрлыкның урманнарны утырту һәм торгызу бүлеге мөдире Тимур Галиев мастер-класста аңлатканча, агачны ялгау берничә өлештән тора. “Прививка процессы шактый катлаулы. Технология университеты белгечләре гомер буе шушы юнәлештә эшләгәнгәр, аның асылын беләләр, белемнәре белән уртаклашыр өчен чакырдык.

Ялгау эше үсентеләр киләчәктә яхшырак үссеннәр, алардан яхшырак орлык җыелсын өчен үткәрелә.

Моның өчен агачның бер өлешен кисеп алына һәм урмандагы яхшы үскән агач ботакларга ялгана. Бу бик четерекле эштә хирург нечкәлеге һәм осталыгы таләп ителә.

Моның нәтиҗәләре 30 көннән күренәчәк, кайсыларыдыр һәлак булачак, нигездә 80 проценты яхшы үсеп китәр дип өметләнәбез”,– дип аңлатты белгеч.

Урман хуҗалыгы министры урынбасары Әмир Бәдретдинов әйтүенчә, ялганган кәлшәләрдән Арча һәм Саба урман хуҗалыкларында утыртылып, урман плантациясе барлыкка киләчәк, 10-15 елдан соң алар яңа генетик үзенчәлекләргә ия яхшы орлык бирә башлыячак. Быел шул кәлшәләр белән урман фондында –1800 гектарда, авыл хуҗалыгы җирләрендә 1800 гектарда агач утыртырга җыеналар. 

Гамәлдәге плантацияләр хәзергә андый сыйфатлы орлыкларны 40 килограмм тирәсе җыю мөмкинлеге бирә. Без әлеге күрсәткечне берничә тапкыр яхшыртыга ниятлибез, моның өчен өстәмә плантацияләр булдырырга кирәк булачак”, – диде Әмир Бәдретдинов. Ике көн эчендә барлыгы 500 кәлшәгә хирургик операция ясалган. Шуның 300се Арча урман хуҗалыгында утыртылачак. Шулай ук ялганган үсентеләр Кайбыч, Кайбыч, Яшел Үзән, Саба, шәһәр яны  урманчылыкларында үстереләчәк.

 

Фото: saby-rt.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев