Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районының рәсем укытучылары республика конкурсы финалына чыккан

Конкурс финалына барлыгы җиде номинация буенча 76 катнашучы узган.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ").  "Саба балалар сәнгать мәктәбе"нең рәсем укытучылары "Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019" конкурсында финалга үтте. Бу турыда Саба муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйге 3 этапта узды. Барлыгы 7 номинация буенча 317 гариза тәкъдим ителгән иде. Алар - этнографик милли сувенир, шәһәр һәм туристлык маршруты сувениры, Музей сувениры, сувенир – уенчык, төрү продукциясе, инновацион сувенир һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган сувенирлар.

Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучылары Г.Газизова һәм Э.Галиева беренче 2 этап нәтиҗәләре буенча финалга чыкты һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнде. 

Реклама

Конкурс финалына барлыгы җиде номинация буенча 76 катнашучы узган. Алар арасында сәнгать мәктәбе укытучылары эшләре дә бар. 

 

Фото: saby.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев