Саба ТВ

Саба районының иң өлкән кешесен котлау

1 октябрь көнне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов Саба районының иң өлкән кешесе - Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын Өлкәннәр көне белән котлады.Хәкимә апага 2018 елның 16 гыйнварында 101 яшь тулды.

Хәкимә апа бүгенге көндә кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яшиләр. Хәкимә апаның барлыгы 7 баласы, 15 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

Фото: saby.tatarstan.ru

 

saby.tatarstan.ru

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: