Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында яңа туган бозауларны чиплаштыру башланды

2021 елның 1 сентябреннән Россиядәге барлык мөгезле эре терлек үзенә генә хас уникаль номеры белән бердәм идентификация системасына кертелергә, ягъни паспортлы булырга тиеш дигән федераль закон гамәлгә керергә тиеш. Киләчәктә умарталарны, кошларны һәм башка терлекне дә чиплаштыру ниятләнә.

13 октябрьдә Саба районында яңа туган бозауларны чиплаштыру башланды. Пилот проекты беренчеләрдән булып ҖЧ “Корсабаш”, “Шытсу” җәмгыятьләрендә старт алды.


Чиплаштыру авыл хуҗалыгы өчен көн кадагындагы мәсъәлә. Без булган Корсабаш хуҗалыгында 30, Шытсуда 32 яңа туган бозауга “алка” такканнар. Шуннан электрон паспортлары да ясалып куя. Бу системаны өйрәнү өчен хуҗалыкның мал табибы Алмаз Гыймадиев телефонына РегАгро кушымтасын урнаштырган.
Электрон бирка нык тора. Аның берсе визуаль уникаль номер белән, икенчесе QR-код белән электрон тамга. Берсе югалса, язуы бозылса, икенчесенә карап ясатып була. Комплектның берсе 117 сум , аларны эләктерү өчен кулланыла торган биркач дигән җайланманың бәясе 1000 сумнан башлана.


Чип куелган терлек чалынып, ите сатуга чыгарылгач, аның хакында бөтен мәгълүмат та сатып алучыга билгеле булачак. Бозау кайда туган, нинди авырулары булган, кайда чалынган — бернине дә яшереп калып булмый. Бу да проектның өстенлекле ягы ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зөлфәт Ганиев.


Эш билгеле бер системага салынган. Иң элек, теркәү ведомостена штрих-код кәгазе ябыштырыла. Мөгезле эре терлек дигән җиренә тамга куела, җенесе күрсәтелә, туган көне, токымы кертелә. Гадәттә, кушамат шәхси хуҗалыкларда гына очрый, шуңа күрә зур фермалар турында сүз барганда, алар ведомостьта "кушамат2" дигән баганага терлекнең уникаль номерының соңгы биш санын язалар. Бу система шуның белән дә үзенчәлекле: уникаль номер башка төбәкләрдә кабатлана алмый. Ветеринария хезмәте өчен дә ул шул яктан уңайлы. «Номер бер тапкыр һәм гомергә бирелә. Терлек үлсә дә, аның номеры бүтән башка терлеккә тагылмый. Бу эш башланганнан бирле Корсабаш җәмгыятендә чиплаштырылган бозауларның саны 1гә кимегән. Үлгән очракта озакка сузмый район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итеп, бозауны компьютердагы базадан төшерергә кирәк. Киләчәктә тамгалардан баш тартса, хуҗалыкның  ит тә, сөт тә сата алмау ихтималы бар. Закон кергәч, уникаль номерсыз, QR-кодсыз терлекне каядыр башка җиргә күчерергә яки сатарга да ярамаячак. Белгечләр өч ел эчендә барлык терлекне идентификацияләүне максат итеп куя.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев