Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында волейбол ярышларында җиңүче команда ачыкланды

Районда Әфганчылар истәлегенә турнирда 9 команда катнашты.

(Саба, 13 февраль, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба районында ел саен февраль аенда Әфганстанда һәлак булган батырлар истәлегенә булдырылган Кубокка яшүсмерләр арасында волейбол турниры үткәрелә. Турнирда җиңүне «Симет» командасы яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Быел Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылган бәйгедә 9 команда чыгыш ясады.

Турнирга килүчеләр район үзәгендә сугыш-интернационалистлар монументына венок салды. Турнирда җиңүне «Симет» командасы яулады һәм зур кубок белән бүләкләнде. Мичән авыл җирлеге егетләре — 2нче, аграр көллият волейболчылары 3нче урынга чыкты.

Җиңүчеләргә «Яшьлек» мәдәни-спорт үзәге Грамоталары, истәлек призлары тапшырылды.

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, бүлек начальнигы Ирек Гарипов, район хәрби комиссары урынбасары Айрат Садыйков, сугышчы интернационалистлар, Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, волейбол федерациясе җитәкчеләре Илшат Әхмәтшин, Фәнис Вәлиев һ.б. катнашты.

 

Реклама

Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев