Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында салкын чорда да маллардан мул продукция җитештерү бурычы куела

"Курсабаш" җәмгыятендә тәүлегенә уртача 10,5 тонна сөт савалар.

(Саба, 6 декабрь, "Татар-информ", "Саба таңнары",Фәнил Мәүлетов). Терлекчелек тармагында кышлату чоры дәвам итә. Салкын чорда да маллардан мул продукция җитештерү бурычы куела. Районның күпчелек хуҗалыкларында бу максатка ирешелә. Бу турыда җирле басма яза.

Җаваплылыгы чикләнгән "Курсабаш" җәмгыятендә, мәсәлән, тәүлегенә уртача 10,5 тонна сөт савалар һәм аны Казан комбинатына озаталар. Бу – бер сыерга 26,5 килограмм туры килә дигән сүз. Ягъни узган елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 3 килограммга күбрәк.

 "ДеЛаваль" җайланмасы әлеге санны сыерның муенындагы чипны "укып" таный һәм савылган сөтне граммына кадәр төгәллек белән исәпли дә. Дисплейда 139нчы санлы сыерның көндезге савымда 9,4 литр сөт биргәнлеге күренде.

"Монда арифметика бик гадел, җилендә дә калмый, су да куша алмыйсың. Саву барышын кабинетта компьютер мониторында дистанцион рәвештә күзәтергә мөмкин. Сөт үткәргечләр буенча 8 тонна сыйдырышлы танкка (өстәмә 5 тонналысы да бар) җыела һәм суыткыч ярдәмендә үзенең сыйфатын саклый",– ди "ДеЛаваль" операторы Фазыл Корбангалиев.

"Терлекләрне ашату да балансланган һәм оптимальләштерелгән: механик катнаштыргыч ярдәмендә алынган моноазык составына рапс түбе, патока кушыла.  Рацион 23-24 литр продукция алуга исәпләнгән. Моңа ирешелә",– ди ферма мөдире Илһам Баһапов.

Кышлату өчен азык мул, җитәрлек күләмдә әзерләгән, бер шартлы терлеккә 51,1 центнер туры килә. Ике кышлык сенажлары бар. Хуҗалык җитәкчесе Ирек Җиһаншин исә сөт артуның тагын бер сәбәбен саву режимының үзгәрүе белән аңлатты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев