Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында Әлмәндәр ролен 33 ел уйнаган артистны искә алдылар

Ш.Биктимеровның сәхнәдә уйнамыйча уйный торган актер булуын, якты күңелле, ихласлылыгы билгеләп үтелде.

(Саба, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районы Мәдәният йортында РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровны искә алдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тамашачылар иң элек фойеда Ш.Биктимеровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмәләр, ул уйнаган рольләрдән персонажлар белән танышты.

Тантананы муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов ачып, бүгенге датаның бик истәлекле булуын билгеләп үтте.

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев Шәүкәт Биктимеровның исемен мәңгеләштерүдә куйган хезмәтләре өчен район җитәкчелегенә бөтен татар театрлары исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.

Шәүкәт Биктимеровның  Әлмәндәр ролен 33 ел башкаруын, сәхнәдә ул уйнамыйча уйный торган актер булуын, якты күңелле, ихласлылыгын билгеләп үтте ул.

"Россия күләмендә зур шөһрәт казанган Шәүкәт Биктимеровның исемен киләчәк буыннарга тапшыру – һәммәбезнең изге бурычы. Шәүкәт Биктимеров кебек талант биргәне өчен, шул талантка бәя бирә белгәне өчен Саба районына зур рәхмәт," – диде камаллылар кичә ахырында

Фото: http://atnya-rt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев