Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында июньдә терлек азыгы үзәген ачу ниятләнә

Марат Җәббаров узган елда Татарстанда терлек азыгы үзәкләрен кертү буенча җитди эш башкарылганын әйтте.

Быел июнь аенда Саба районы 10 мең мөгезле эре терлеккә исәпләнгән терлек азыгы үзәге эшләтеп җибәрергә җыена. Бу хакта коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Ул узган елда Татарстанда терлек азыгы үзәкләрен кертү буенча җитди эш башкарылганын, нәтиҗәсе зур булуын билгеләп узды.

«Кукмара районы Вахитов хуҗалыгында бер ай эчендә терлек азыгы үзәкләрен куллану 4 млн сумлык икътисади нәтиҗәлелеккә китергән. Савым 11 процентка арткан, терлек азыгына экономиягә ирешелгән. Терлек азыгы үзәге бәясе ун айда аклана», — диде министр.

 

Шушы ук районда «Монокорм» авыл хуҗалыгы кооперативы булдырылганын искәртте. «Бу шәхси хуҗалыкларны сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Баланслы азык нәтиҗәсендә, савым тәүлегенә өстәмә 10 литрга, сөтнең керемлеге 1,5 тапкыр арткан», — диде.

Марат Җәббаров Мамадыш районында да терлек азыгы үзәге нәтиҗәлелеге күзәтелгәнен әйтте. «Моның хисабына, тәүлегенә 146 тонна сөт савалар. Шулай ук азыкны тагын биш районга сатып, акча эшлиләр», — диде.

 

Фото: Владимир Васильев

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Чыганак: tatar-inform.tatar


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев