Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында Covid-19 чире белән авыручы 25 кеше теркәлгән

Район үзәк шифаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда бүгенге көнгә Covid-19 чире белән авыручы 25 кеше теркәлгән.

Шуның 6 сы башкалабыз Казан шәһәрендәге медицина учрежденияләрендә дәвалана. Калган авыручылар табибларның ныклы  күзәтүе астында өйдә. Бәхеткә 4 кеше бу чирдән тулысынча терелгән. Cobvid-19 белән авыручыларны районыбыз авыллары буенча исәпләгәндә Мишәбаш авылында - 5, Саба шәһәр җирлегендә - 2, Иштуган авылында - 2, Олыяз авылында 1 очрак. Калган авыручылар Шәмәрдән авыл җирлегенә туры килә. Монда иң күбе. Коронавирус чире ачыкланган кешеләр белән контактта булган 90 кеше күзәтү астында. Бүгенге көндә  чит илләрдән кайткан кеше юк.  

Саба районына Россия Федерациясенең башка өлкәләреннән килгән 20 кеше исәптә тора.  Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, пациентларны өйгә килеп дәвалау режимы дәвам итә.

Коронавирус билгеләре күзәтелгән очракта, бу югары температура, ютәл, тән ватылу, тамак авырту билгеләре булганда, участок табибына яисә 2-35-40 телефоны буенча регистратурага хәбәр итүләре сорала. Шулай ук, гигиена таләпләрен катгый үтәү, маска, перчатка киеп йөрү сорала.
Алда безне тагын бәйрәм яллары көтә. Эпидимиологлар кисәтә: кунакларга йөрешүдән,  кешеләр белән физик контактка керүдән тыелырга кирәк. Аралашканда тиешле дистанцияне саклыйк. Сәламәтлегебез өчен без үзебез җаваплы.

 

Фото: https://solovei.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев