Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында «Аренда торагы» программасы буенча беренче йорт файдалануга тапшырылды

Комфорт» тибындагы 72 квадрат метрлы ике бүлмәле йорт мунчасы да булуы белән шәһәр фатирыннан да уңайлырак.

(Саба, 24 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Узган атнада Саба районында «Аренда торагы» программасы буенча беренче йорт файдалануга тапшырылды. Аны тиз арада җаваплылыгы чикләнгән «ПМК Саба Мелиорация» җәмгыяте төзеде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Йортның булачак хуҗалары Рәзинә һәм Рафил Шамиловларны тормыштагы истәлекле көннәре белән оешма җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Расил Габдерахманов котлады.

«Республикада бу максатчан программа яшьләр авылда калсыннар, әти-әниләренең мактаулы эшен дәвам итсеннәр өчен гамәлгә ашырыла.«Аренда торагы» программасы бөтен җирдә яклау таба, фатир булдыру — һәр гаилә өчен мөһим фактор. Сезгә тө­зелгәннең кадерен белеп, матур яшәргә язсын. Бездән теләк шул», — диде ул Шамиловларга йорт ачкычын тапшырып.

Чыннан да, «Комфорт» тибындагы 72 квадрат метрлы ике бүлмәле йорт мунчасы да булуы белән шәһәр фатирыннан да уңайлырак. Җиһазлар: кухня гарнитуры, диваннар, газ плитәсе, санузел әйберләре — берсен дә сатып аласы түгел. Күчен дә, иркенләп яши башла.

«Арендалы торакка күчүчеләргә «Бер­дәм заказчы хезмәте» муниципаль унитар предприятиесе әйдәп ба­ручы белгече Рүзәл Җамалиев та килешү нигезендә, аренда һәм ком­муналь хезмәтләр өчен түләүләр мәсьәләсендә үзенең киңәшләрен бир­де. Йортта беренче җанлы тормыш Галиәхмәт хәзрәтнең Коръән сү­рәләре укуы белән башланып китте.

Шул көнне Мишәбашта «Татмит­агро»да шофер булып эшләүче Ринат Хөсәеновка да арендалы йорт ачкычы тапшырылды. Йортка изге Коръән сүзләрен Алмаз хәзрәт иңдерде.

Ел саен «Аренда торагы» конкурсын иң күп отучы «ПМК Мелиорация» җәмгыяте инженеры Фаяз Кәбиров әйткәнчә, оешма төзүчеләре программага гамәлгә кертелгәннән бирле 16 йортны сафка бастырганнар. Барысына да төзелешнең сыйфатлы башкарылуы ошаган, яшәүчеләрдән дәгъвалар кергәне юк. Явлаштау авыл җирлегендә быел тагын ике йортка газны гына тоташтырасы калган. Җирлек башлыгы Ринат Нуриев әйткәнчә, аның берсе Кукмарадан килгән укытучыга, икенчесе «Татмитагро» җәмгыятендә эшләүче гаиләгә булачак.

 

Фото: Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев