Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында 2019 елның балалар туу күрсәткече югары булган

Узган елда республикада туу күрсәткечләре 1 мең кешегә 11 очракны тәшкил итә.

2019 елда балалар туу күрсәткечләре югары һәм түбән районнар билгеле. Аларны коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков атады.

Ел нәтиҗәләре буенча, туу күрсәткечләре 1 мең кешегә 11 очрак. 2018 ел белән чагыштырганда, бу 7,5 процентка түбән. Коллегия материалларыннан күренгәнчә, барлыгы 42 861 бала туган.

Министр сүзләренчә, балалар туу буенча иң югары күрсәткечләр Питрәч, Казан, Арча, Балтач, Биектау, Әлмәт, Саба районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә. «Иң түбән күрсәткечләр — Чүпрәле, Чирмешән, Тукай, Апас, Минзәлә, Әгерҗе районнарында», — диде ул.

 

Марат Садыйков 2019 елда уртача гомер озынлыгы 75 яшь булуын әйтте. 2018 елда ул 74,3 яшь булган.

Татарстанда демографик вазгыять катлаулы булуга карамастан, 2019 елда Татарстан элеккечә Идел буе округында беренче урында, туу, түбән үлем күрсәткечләре буенча Россиядә 20 лидер исемлегендә.

 

Фото: архив/Султан Исхаков

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев