Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында 13 мең кешегә 18 төрле түләүләр белән 8 миллионнан артык финанс ярдәм күрсәтелә

1 нче июнь мәгълүматлары буенча Татарстанда миллион ярым кеше социаль ярдәм ала. Моның өчен федераль һәм дәүләт бюджетыннан барлыгы 22 миллиардтан артык акча каралган.

Безнең Саба районы буенча гына да халыкны социаль яклау бүлеге аша 13 мең кешегә 18 төрле түләүләр белән  8 миллионнан артык  финанс ярдәм  таратыла. Җәй башыннан  Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып максатчан ярдәм күрсәтү программасын сыный башлады. Сүз 3 яшьтән 7 яшькәчә балалары булган аз керемле гаиләләргә  исәпләнгән акчалата ярдәм турында бара.

Саба районы  социаль яклау бүлегендә хәзер  эпидемия вакытында халыкны алдан язылып кына кабул итәләр. Кирәкле мөхим сораулары туганнарга җаваплар шулай ук телефон аша гына да бирелә. Ә инде күпчелек барлык тиешле түләүләрне электрон рәвештә гаризалар калдырып эшләүнең җиңеллеген аңларга өлгерде дияргә кирәк. Бу көннәрдә материаль ярдәмнәр түләү бүлегендә эшләүче белгечләр  яңа төрле гаризаларны карый, кабул итә башладылар. Ул 3 яшьтән 7 яшькәчә балалары булган аз керемле гаиләләргә кагыла.

Олыяз авылыннан Анастасия Хурамова нәкъ менә шушы пособиягә гариза калдырырга язылып килгән иде. Аның 7 баласы бар. Ике улының яше яңа төр түләү критериена туры килә. Әни кеше бу акчаларны ала алсак, гаиләгә зур ярдәм булыр иде, ди.

Бу пособие июнь аеннан мөрәҗәгать иткәннәргә соңгы 6 ай, ягъни гыйнвардан июньне кертеп, җыеп түләнә. Һәм конкрет сумма исәп-хисап счетына күчкәнче гаиләнең кереме ныкълап исәпләнә.Барлык тиешле документлар ведомстволар арасында запрослар ясатып алына. Монда әти-әнинең рәсми эштә эшләве иң мөхиме булып тора. Шул очракта гына керемнәр салым, пенсия фондларында күренәчәк. Ә кеше электрон гаризаларда үзенең уртача хезмәт хакын күрсәтеп яза .

Халык теленә Путин акчасы, 33 мең дип кереп киткән әлеге пособиегә 3 яше тулып киткән һәм 7 яшькәчә балалары булган һәркем дә гаризаны калдыра ала. Аның инде тию-тимәвен әти -әнинең 2019нче елгы 12ай хезмәт хакын, милек керемнәрен кертеп, белгечләр үзләре исәпли.

Бүгенге көндә райондашларыбыз актив рәвештә электрон портал аша гаризаларны инде яза башлаган. Бүлек мөдире Фирдәвес Галиева сүзләренә караганда алар һәр иртәдә 30 дан 60 ка кадәр шундый мөрәҗәгатьләрне күрәләр. Һәм аларның барысы да үз вакытында карала.

Бу төр түләүләр буенча бүгенге көнгә 22 гаризага пособие  инде билгеләнгән. Шулай булгач, эш кузгалды дияргә кирәк. Ә гомумән алганда гаризалар агымдагы елның 1нче декабренә кадәр кабул ителә. Сораулары туганнарга 2-28-17, 2-28-18, 2-28-19 телефоннарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.   

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев