Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районына эш сәфәре белән РФ нең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары, РФ Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко, ТРсы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров килде

14 нче гыйнвар көнне Лесхоз урман хуҗалыгы яңа 2020 нче елга аяк баскач беренче мәртәбәле кунакларны кабул итте. Эш сәфәре белән РФ нең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары, РФ Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко, ТРсы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров килде.

Эшлекле сәфәрнең максаты - тәҗрибә алмашу, бездәге яңалыклардан хәбәрдар булу иде. Югары дәрәҗәдәге кунакларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов каршы алды һәм озатып йөрде.

Саба районы урман хуҗалыгының мәртәбәле кунакларны кабул итү буенча бай тәҗрибәсе бар. Республиканың һәр урман хуҗалыгы гаҗәеп күргәзмә белән килгән.

Мамадыш урман хуҗалыгы балта, кул осталары барлыкка китергән эшләнмәләрне тәкъдим итте. 2019 нчы елда планны 107,5 % белән үтәгәннәр, рентабельлелек 7,5%. Коллективта 50 дән артык кеше эшлибез дип сөйләде директор урынбасары Фаиль Хәлиуллин.

Минзәлә урман хуҗалыгының күргәзмә мәйданы үзе бер әкияти дөнья иде. Төнге урман, тавык аягында басып торучы Убырлы карчык йорты, җәнлек, җанварлар . Аның яныннан беркем дә битараф уза алмады.


Гаҗәеп матур табигате белән дан тотучы Ислейтар урман хуҗалыгы үз күргәзмәсен мәктәп укучылары, танылган кул остасы Мәхмүт Хәкимҗановның эшләнмәләре белән баеткан. Барысы да күркәм һәм үзенчәлекле килеп чыккан. Яшел Үзән урманчылыгы исә курай моңнары белән каршы алды һәм озатып калды.


Байлар Сабасында эшләүче предприятиеләр үзләрендә җитештерелүче товарларны тәкъдим итте. Җитәкчеләр һәркайсы янында тукталыш ясап, аларның эшчәнлеге белән җентекләп танышты. Перспективалы “ГафЭль” гаилә бакчасының күргәзмәсе дә аларда зур кызыксыну уятты. Хуҗасы Алим Галимуллин интернет челтәрендә агач үсентеләре белән сәүдә итү һәм вертуаль агач үстерү проекты хакында сөйләде.


РФ нең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары, РФ Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко елына 12 млн данә агач үсентесе бирә торган орлыкчылык комплексындагы эшбарышы белән дә танышты. ТРсының урман хуҗалыгы Равиль Кузюров “Киләчәктә бу комплекста имән агачының үсентеләрен барлыкка китерү буенча проект эшләре алып барыла” дип азсызыклады.

Алга таба кунаклар дендрология бакчасындагы оранжериядә булып, андагы үсемлекләр дөньясы белән танышты. Төрле үлән, җимеш чәйләре ясый торган цехтагы эш барышын күзәттеләр.Аннан соң, РСФСР һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миннеханов бюстына чәчәкләр салынды. Эшлекле сәфәрнең соңгы ноктасы агач эшкәртү комбинаты иде. Монда да эш гөрли. Лесхоз урман хуҗалыгы Татарстанда бердән-бер. Инновация, яңалыкка омтылышы, системалылыгы белән ул күпләрдән алда бара.

 ==>>Фотолар<<==

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев