Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханы көне [+фотолар]

22нче февраль көнне Россиякүләм акция кысаларында Саба гимназиясе базасында әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Акциянең максаты - әти-әниләр һәм киң җәмәгатьчелекне бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары һәм таләпләре белән якыннан таныштыру.

Бу акциядә балалары чыгарылыш сыйныфта укучы 9 әти-әни катнашты. Чын имтихан шартларына якынайтып, катнашучылар "металлэзләгеч" аша уздылар. Һәр катнашучыга имтихан материаллары конвертларда таратылып, бланкларны тутыру буенча инструктаж үткәрелде. Әти-әниләр өчен имтихан 30 минут дәвам итте, чынында чыгарылыш сыйныф укучысы аны 3 сәгать 30 минут дәвамында яза. Биремнәр 11 сыйныф укучысы эшли торган форматта, ләкин күләме белән аерыла. Укучы 26 бирем үтәсә, әти-әниләр имтиханда 8 биремгә җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев