Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында “Мобиль робот техникасы” чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды

Бу бәйгедә укучыларның роботлары өч шакмакны (кызыл, яшел, зәңгәр) эләктереп алып, шул төсләрдәге тапшыру пунктына илтү буенча планлаштырылган иде.

(Саба, 6 март, Татар-информ, "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Хәзерге вакытта Саба районының 5 мәктәбендә (гимназия, Шекше, Юлбат, Иштуган, Завод-Нырты, Лесхоз) робот техникасы бар һәм укучылары район күләмендә үзара көч сынаша, дип яза җирле басма.

Балалар иҗат үзәгендә JuniorSkills программасы кысаларында узган "Мобиль робот техникасы" чемпионаты да моңа ачык мисал. Ярыш үзе күп вакытны алмый, әмма җиңү, ягъни роботны компьютерда дөрес программалаштыру өчен күп әзерлек, белем, фикерләү сәләте кирәк. Бу бәйгедә укучыларның роботлары өч шакмакны (кызыл, яшел, зәңгәр) эләктереп алып, шул төсләрдәге тапшыру пунктына илтү буенча планлаштырылган иде. Эзлекле башкарылырга тиешле "боерыклар" җыелмасының төгәл алгоритмы булмаса, робот маршрутны "бутый" яисә кызыл шакмакны яшел яки зәңгәр пунктка илтеп салачак. Шундыйрак хәл килеп чыкты да. Кече яшьтәгеләр категориясендә Юлбаттан Гүзәлия һәм Алсинә Фәтхриевага чаклы сынау узган укучыларның барысына да судьялар 1 генә балл бирде. Малайларның роботлары аларны һич тыңларга теләмәде. Юлбат кызлары исә 16 балл алды. Аларның роботлары башлангыч пунктка килеп җиткәч туктарга кирәклеген генә "онытты". Гимназиядән Камил Мөбарәкшин белән Илнур Мөбарәков программалаштырган робот исә маршруттан аз гына да тайпылмыйча, 32 балл алды. Аларга I урын бирелде.

"Миңа робот техникасы түгәрәгенә йөрү бик ошый. Бер ел өйрәндем. Мин инде роботны үзем дә көйли беләм, Фидан абый да булыша",- ди V сыйныф ук республика ярышында катнашкан Илнур.

Олырак яшьтәге укучылар арасында Зирәнә Вәлиева белән Илгизәр Вәлиев җиңү яулавы Юлбат төп мәктәбе командасын 1нче урынга чыгарды. Икенче урында - гимназия, өченчедә - Завод-Нырты робот техникасы осталары.Тормышыбызга үтеп кергән программалаштырылучы конструкторлар яшүсмерләргә булачак һөнәрләрен сайлауга зур этәргеч, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев