Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында коткаручылар 70 яшьлек гөмбә җыючыны эзлиләр

Шәмәрдән авылында яшәгән ир-ат карьер янында гөмбә җыярга китеп югалган.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Саба районында коткаручылар урманда югалган 70 яшьлек гөмбә җыючыны эзлиләр. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алдагы көнне иртән Шәмәрдән авылында яшәгән 70 яшьлек ир-атның югалуы турында хәбәр алынган. Көндезен ир-ат карьерягына таба гөмбәгә дип китә һәм әйләнеп кайтмый. Эзләргә ЗПСО №4 коткаручылары чыга. Алар төньяк юнәлештә урман массивын, урман сукмакларын тикшерә. Полиция вәкилләре һәм волонтерлар урманда һәм иске карьер янындагы яр буенда эзләнүләр башкарган. Тикшерелгән территориянең гомуми мәйданы 20 квадрат километр тәшкил иткән. Эзләнүләр нәтиҗә бирмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев