Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында 15 яшьлек үсмерне елан чаккан

Табигатькә чыгучыларны елан чагуы турында еш ишетеп-укып торсак та, безнең районда мондый күңелсезлеккә дучар булучылар юк иде әле. Беренче очрак узган якшәмбедә Кече Кибәче авылында теркәлде: Түбән Камадан кунакка кайткан 15 яшьлек үсмерне елан чаккан. Зыян күрүчене әтисе Саба үзәк хастаханәсенә алып килә һәм үсмергә беренче ярдәм күрсәтелә. Хәзер аның...

- Шул тирәдә генә аю бар дип тә әйттеләр, искәртү алгач юлны эчкә таба дәвам итмәдек. Әмма елан һөҗүменә эләктек. Мин еланны күреп өлгердем, тик кисәтергә соңга калдым, һәм улым, үзе дә сизмичә, аның өстенә басты. Кызганычка каршы, яланаякка шлепанцы гына кигән иде. Елан тешләгәч, ул аягын югары күтәрде һәм бармактан тешләрен ычкындыра алмаган елан да аягына ияреп менде. Зәһәр елан ысылдамый һәм агуы гади кара еланга караганда көчлерәк. Безнең белән килеп чыккан хәл башкаларга искәртү булсын иде. Еланнар бу якларда да ешая башлаганын исәпкә алырга кирәк. Безгә әле тагын да берничә көн хирургия бүлегендә ятарга туры киләчәк. Казанга алып китмәкче булган идек, үзебез дәвалыйбыз диделәр".

Хирург Илгиз Арсланов әйтүенчә, алга таба дәвалау үсмернең кан анализларына карап бил­геләнәчәк.

Елан чагудан ничек сакланырга?

Белгечләр исә безнең яктагы еланнар тезгә кадәр генә чага ала, ди. Шуңа да җиләк җыйганда резин аяк киеме, тәнгә сыланып тормый торган чалбар кию кирәк. Әмма бу киңәшләрне тыңларга соңга калып, инде елан чакса, шунда ук яра кырыйларын кысып, агуын суырып ташларга тырышыгыз. Ләкин авыз эчендә вак яралар булса, алай эшләргә ярамый. Машина аптечкасында яра тирәсенә кадау өчен новокаин, антибиотик, мәсәлән, доксициклин булырга тиеш. Аякны хәрәкәтләндермәскә һәм жгут салмаска кирәк. Ничек кенә булмасын, елан чага калса, һичшиксез, ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк.

Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев