Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы сөт җитештерүдә алдынгылар рәтендә

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанның дүрт районы Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары сөт җитештерүдә узган елгы күрсәткечләрдән калыша. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда бер көнгә уртача 3304,6 тонна сөт савыла. Бу бер сыерга 13,8 кило сөт туры килә дигән сүз.

Сөт җитештерүдә алдынгы районнар - Кукмара, Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба. Әйтик, Кукмарада 237, Сабада 149 тонна сөт савыла.

Республиканың дүрт районы, 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, калышып бара. Мисал өчен, Буа районы 11,4 тонна сөт сава. Бу - узган елдан 15,6 процентка кимрәк. Апас районы (8,9 тонна), узган ел нәтиҗәләреннән 14,7 процентка артта. Кайбыч районы 6,7 тонна сөт савып алып, былтыргы күрсәткечләрдән 12,8 процентка калыша. Ә иң зур сикереш Минзәлә районында. Бүген биредә 8,8 тонна сөт савалар. Бу - узган ел белән чагыштырганда 22,1 процентка азрак дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев