Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар

Хезмәт алдынгылары Татарстан Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

(Саба, 29 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). 26 март көнне «Чулпан» кафесында мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, районның мәдәният-сәнгатен үстерүдә куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәтен белдерде, дип яза район газетасы.

«Районыбыз күләмендәге бер генә чара да сездән башка узмый. Башкалар ял иткәндә сез, киресенчә, хезмәттә, сездән халыкка рухи ял бирү сорала. Хезмәтегез киңкырлы, яшь буынны сәнгати яктан тәрбияләүгә зур өлешегезне куясыз», - диде Расих Закирҗанов үзенең тәбрикләү чыгышында.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин мәдәнияттә кайсы гына өлкәне алсаң да һөнәри осталыкка ия белгечләр эшләвенә тукталды. «Кайсы гына тармакны алсак та, зур үсеш күзәтелә, Саба сәнгать мәктәбенең ирешкән уңышлары горурланырлык, мәдәният йортлары оештырган чаралар да югары дәрәҗәдә уза, гаилә белән эшләүләр зур нәтиҗәләр бирә, китапханәләр эшчәнлегенә дә зур бәя бирерлек. Сатышта ачылган музей-мәдрәсәбезне Европада тиңнәре юк дип бәяләделәр. Моннан соң да бердәм-дус коллектив булып эшләргә язсын», - дип хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде Рөстәм Заһидуллин.

Һөнәри бәйрәмнәрен югары уңышлар белән каршылаучы Саба сәнгать мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлфинә Ярмөхәммәтова, Шәмәрдән филиалының баян сыйныфы укытучысы Рушат Харрасов, мәдәният бүлегенең 56нчы автоклуб мөдире Хәниф Тимербаев Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән, район мәдәният йортының үзешчән сәнгать методисты Зөлфия Тимербаева, мәдәният бүлегенең 58нче автоклуб мөдире Гөлзилә Нөрмөхәммәтова ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Шулай ук мәдәниятне үстерүдә үзеннән зур өлеш керткән хезмәткәрләргә башкарма комитетның мәдәният бүлеге Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. 2017 елда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән район мәдәният йорты Күчмә Кубокка ия булды. Узган елда эш нәтиҗәләре буенча алдынгылыкта булган, иң күп түләүле хезмәт күрсәткән, призлы урыннар яулаган мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр бүләкләнде. «Милли мәдәниятне үстерү», «Балалар һәм өлкәннәр белән эшләү» номинацияләре җиңүчеләре дә билгеләнде, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев