Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы башкарма комитетына җитәкче итеп Марат Ишниязов билгеләнде

60 яшен тутырган Равил Гасыймов лаеклы ялга китте.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Марат Ишниязов билгеләнде. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул бу вазифада гыйнварда 60 яшен тутырган Равил Гасыймовны алыштырды. Гасыймов 2002 елдан башлап район хакимиятендә эшләгән, 2006 елдан - Башкарма комитетта, 2010 елның ноябреннән башкарма комитет җитәкчесе булган.

31 гыйнварда Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә узган район Советы утырышында депутатлар башкарма комитет җитәкчесе итеп бертавыштан Ишниязовны билгеләүне хуплап тавыш биргән. Утырышта Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Илдар Ибраһимов катнашкан.

Марат Рашатович Ишниязов 1976 елның 19 июнендә Байлар Сабасын авылында туган. 1998 елда "икътисад һәм аграр производство белән идарә, икътисадчы" белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.

2006-2015 елларда Ишниязов Саба районы башкарма комитетының "икътисад һәм территориаль үсеш" бүлеген җитәкләгән, 2016-2018 елларда Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - икътисад бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев