Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында ремонт эшләре декабрьдә төгәлләнә

Капиталь ремонтка бюджеттан 38 миллион сумнан артык акча каралган.

(Саба, 24 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Сабада "Амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә капиталь ремонт" программасы нигезендә район үзәк хастаханәсе поликлиникасында күләмле ремонт эшләре бара, дип яза җирле басма.

Әлеге эшне ремонт эшләрендә зур осталыкка, тәҗрибәгә ия булган «159нчы ПМК» җәмгыяте башкара. Ремонт эшендә субподрядчы оешмалар белән килешү нигезендә биш бригада эшли.

«Поликлиникага капиталь ремонт май аенда башланды. Табибларга авыруларны кабул итүдә өзеклекләр тудырмас өчен ремонт эшләрен участоклап башкарабыз. Әлегә 1нче каттагы кабинетлар элеккечә эшли, 2 катта тулаем ремонт бара. Хастаханә җитәкчелеге белән килешенеп, эш участокларын сайлауда үзара аңлашып эшлибез», – ди «159нчы ПМК» җәмгыяте прорабы Алмаз Сөнгатуллин. Алмаз әйтүенчә, хастаханәнең эчке ягы тулаем үзгәреп, заманчалаштырылачак. Мәсәлән, искеләре урынына урнаштырылган алюминий ишекләр матур, затлы булуы өстенә, чыдамлыгы, сыйфатлы булуы белән дә күпкә отышлы. Шулай ук тәрәзәләр, идәннәр яңабаштан алыштырыла. Коридорларда брекчия дип аталган заманча өслек, баскычларга мрамор, аерым кабинетларга плитка җәелә. Биредәге эш темпын карап торганнан соң, һәр эшнең үз остасы барлыгына ышанасың.

«Саба тәрәзәләре» җәмгыяте хезмәткәрләре тәрәзәләр кую белән мәшгуль булса, «159 нчы ПМК» җәмгыятендә килешү белән эшләүче алты укучы егет тә эшнең тиз арада башкарылуына зур өлешләрен кертәләр. Капиталь ремонт «Уңайлы мохит» программасын да үз эчен алган. Инвалидлар өчен керү-чыгу җайланмалары, махсус туалетлар эшләнәчәк. Балалар консультациясенә урамнан аерым керү урыны булдырылу да яшь әниләр өчен уңайлы булачак. Кабинетларның берсендә стенадагы иске плитканы махсус прибор белән ватучы «159нчы ПМК» җәмгыяте эшчесе Ленар Идиятов белән тиз генә аралашып алдык. Тузанлы, колакны ярырлык каты тавышлы авыр хезмәт башкарсалар да, егетләр һич зарлана торганнардан түгел. «Эш бик яхшы оештырылган, тоткарлыклар юк, эшлибез, тырышабыз. Эш фронты зур әле», – ди Ленар.

Эшнең нәтиҗәсе дә күренә – куптарылган стеналар измә белән сыланып, тигезләп буялганнан соң купшы төскә кереп бара. «Сабыэнергосервис» җәмгыяте осталары электр үткәргечләрне тулысынча үзгәртеп, энергияне саклый торган лампочларга алыштырачак. «Әле эшнең 25 проценты гына башкарылды. 1 декабрьгә тапшырырга планлаштырабыз. Шимбә, ял көннәре дә эш тукталмый. Беренче чиратта эшнең сыйфатына зур әһәмият бирелә», – ди Алмаз Сөнгатуллин.

Капиталь ремонтка бюджеттан 38 миллион сумнан артык акча каралган, диелгән район хәбәрендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев