Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы яшүсмерләре Нижнекамск шәһәрендә үткән бадминтон ярышларында 3 нче урынга чыкты

11-13 май көннәрендә Нижнекамск шәһәрендә 13 яшьтән алып 17 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында бадминтон ярышлары булып узды.

 

Әлеге ярышка барлыгы 260 спортчы килде. Алар Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, , Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара.Мөслим, Нижнекамск, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай, Чистай районнарыннан, Яр Чаллы, Казан, Әлмәт, Алабуга шәһәрләреннән.

Ярышның тантаналы ачылышында Нижнекамск муниципаль районы  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы  Александр Данилов, Нижнекамск муниципаль районы “Батыр” спорт мәктәбе директоры Андрей Кулагин, Татарстан Республикасы  бадминтон федерациясе вице-президенты Евгений Салюков һәм төп судья Альфред Шамгуллин катнашты.

Ярышның беренче көнендә командалар буенча беренчелекне ачыкладылар. 1 нче урынга Казан шәһәре командасы чыкты. Көмеш медальне Нижнекамсклар үзләре яулады. 3 нче урынга Саба районының ике командасы да чыкты. (2002-2004 нче елгы балалар һәм 2006-2008 нче елгы балалар).

 

Ярышта катнашкан спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Фото: http://saby.tatarstan.ru/
http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев