Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы ветеринария бүлекчәсе кардан 14 төрле мал сыны ясаган

Ветеринарлар шул рәвешле район һәм Баш ветеринария идарәсе игълан иткән конкурста катнаша.

Саба районы ветеринария бүлекчәсе хезмәткәрләре, бина алдына, кардан 14 төрле мал сурәте ясап куйган. Шул рәвешчә алар Баш ветеринария идарәсе һәм Саба районы игълан иткән бәйгеләрдә катнаша. Бу хакта “Татар-информ”га Саба районы ветеринария бүлеге башлыгы Айзат Шәйхуллин хәбәр итте.

“Районда Яңа ел алдыннан үз территорияңне бизәү бәйгесе ел саен уза. Быел Баш ветеринария идарәсе дә шундый ук бәйге игълан итте. Шуңа күрә без ике кешегә бер сын ясау бурычы куйдык. Коллектив дус булгач, төнлә дә эшләдек”, - диде Айзат Шәйхуллин.

Аның сүзләренчә, ветеринария бүлекчәсе каршында Кыш бабай һәм Кар кызыннан кала, тагын 14 сын – ел фасыллары, дуңгыз, эт, әтәч, куян, аждаһа, үгез, күсе, кәҗә, ат пәйда булган. Аларның озынлыгы 2 м.

Моннан тыш, Саба районы ветеринария бүлекчәсе авыллардагы участок ветпунктлары арасында да шундый конкурс оештырган. Аның нәтиҗәләре инде билгеле.

 

Реклама

“Беренче урынны – Лесхоз, икенчене – Арташ, өченче урынны – Сатыш участок ветпункты яулады. Аларга акчалата премия бирелде”, - диде районның баш мал табибы.

ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе бәйгегә йомгакны киләсе атнада ясаячак. Беренче урын алган район ветеринария бүлекчәсен компьютер көтә.
 

Фото: Саба районы ветеринария бүлеге

Чулпан ШАКИРОВА

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев