Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы укучылары «Ел лидеры – 2018» конкурсында

Шушы көннәрдә, Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәге базасында, безнең районнан бер төркем укучылар «Ел лидеры – 2018» конкурсының республика этабында катнаштылар.

Биш көн дәвамында алар төрле сынаулар уздылар, судьялар коллегиясенә үзләренең визиткаларын тәкъдим иттеләр, социаль проектларын якладылар,  төрле дебатларда һәм квестларда катнаштылар. Күңелле һәм кызыклы чыгышлар, команда рухы, күтәренке кәеф, әйләнә-тирәдәгеләргә карата яхшы мөнәсәбәт белән безнең егет-кызларыбыз, барлык конкурс сынауларында да лаеклы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.  Явлаштау урта мәктәбе укучысы Галимҗанов Нурсил «Сердце Татарстана» номинациясендә җинүче исеменә лаек булды. "Ел лидеры-2018» конкурсында җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Тантанада республиканың дәүләт хакимияте һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

 Чын күңелдән укучыларны лаеклы җинүләре белән котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм казанышлар телибез!!!

 

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев