Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районында мәгариф күрсәткечләре

2019-2020нче уку елында 452 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк баса, 1 сыйныфка укырга керә.

Район мәгариф системасының статистик мәгълүматларына тукталсак:  бүгенге көндә районда 11 урта, 6 төп, 1 башлангыч мәктәп - филиал, 1гимназия, 1лицей,  1кадет интернат - мәктәбе, 1сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат - мәктәп, Кызыл – Мишә һәм Корсабашта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп – интернат бар. Мәктәпләрдә барлыгы узган уку елында 3750 бала белем һәм тәрбия алды.

Саба аграр көллиятендә техник-механик, бухгалтер-экономист, төзүче, электрик белгечлекләре буенча укыту планлаштырыла, 120 студент беренче курска алыныр дип көтелә, алдагы уку елында студентлар саны 411 булачак.

Саба муниципаль районында 46 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе, шул исәптән 7 филиал эшли.  Хәзерге вакытта мәктәпкәчә учреждениеләргә 1974 бала йөри һәм 180 дан артык бала  юллама алды.

Ел саен дәүләт имтиханнары нәтижәләре үсә, 2020нче елда Саба районы укучыларының уртача баллары республиканыкыннан 9 фәннән югары булды.

Агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадалары нәтиҗәләре куандырырлык: республика этабында 50 укучы призер, 5җиңүче, региональ этапта 8 призер, 7 җиңүче,  республикакүләм “Путь к Олимпу” олимпиадасында 12 призер, 3 җиңүче булды.

2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк. Сыйныф җитәкчеләренә республика тарафыннан элегрәк түләнгән өстәмә акча да сакланачак. Районда 311 сыйныф җитәкчесе исәпләнә.

1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк, районда башлангыч сыйныф укучылары саны— 1670.

Соңгы елларда әти-әниләрнең белем бирү оешмалары белән эшчәнлектә актив катнашуын, гаилә -  мәктәпнең социаль партнеры булуы эшчәнлеге күтәрелә бара, төрле чара-бәйгеләр дә арта. Декабрь аенда Сабада Мәгариф идарәсе тарафыннан районкүләм ата-аналар Форумы үткәрелде. ГТО нормаларын тапшыруга әти-әниләрне җәлеп итү максатыннан, “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО)- “Гаилә белән ГТО”  фестивале уздырылды.  Киләсе елларда да бу чараларны оештыру планлаштырыла.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов  инициативасы белән районыбызда  «Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре»  максатчан программасы булдырылып, Балалар иҗат үзәге коллективы белән берлектә әлеге проект үз эшен дәвам итә. Бүгенге көндә программаны тормышка ашыруда барлыгы 24 предприятиедә 26 станция эшләп килә. Аларда 182 балалар бакчасы балалары һәм 63 укучы җәлеп ителде.

Районыбызда белем бирү оешмаларында ел саен шактый гына ремонт һәм җиһазландыру эшләре башкарыла, агымдагы елда Курсабаш мәктәбенә 47млн сумга,  Юлбат төп мәктәбе һәм балалар бакчасына барлыгы 36 млн510 мең сумга капиталь ремонт эшләре башкарылды. Мәгариф оешмаларына агымдагы  ремонт өчен өстәмә җирле бюджеттан 11 млн 998 мең  акча бүленде. «Демография» милләт проекты буенча Иләбәр авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка бастырылды. Әлеге төзелешкә 90 млн. сум акча бүленеп бирелде.   

Саба районы педагогларының потенциалы хәзерге заман мәгарифенең төп бурычына - мөстәкыйль, мобиль һәм кирәкле белгечләр буынын тәрбияләүне ирешергә мөмкинлек бирә. Яңа уку елы кызыклы һәм нәтиҗәле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев