Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы китапханәчеләре "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә булып, "Башваткыч" тапшыруында катнаштылар

3 апрель көнне Саба районы китапханәчеләре "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә булып, "Башваткыч" тапшыруында катнаштылар.

Иләбәр авылы китапханәчесе Галиева Вәсилә Шайхулловна, Олы Кибәче авылы китапханәчесе Фатыйхова  Гөлүсә Рамазановна, Саба үзәк китапханәсеннән Шамилова Альбина Ринатовна "Башваткыч"ның төп уенчылары булдылар, үзләренең тапкыр җаваплары белән сөендерделәр. Кызыклы сорауларга җавап биргән арада үзләренең эшчәнлекләре, китап сөючеләр белән уздырылучы чаралар белән таныштырдылар. Үзләре дә шигьри күңелле китапханәчеләребез иҗади күчтәнәчләрен дә, тәмле ризыкларын да мул әзерләгән иде. Районыбызның мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидаил улы китапханәчеләрнең хезмәтләрен югары бәяләде, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы китапханәдә узучы чаралар, яңа проектлар турында сөйләде. Уен тапкыр сүз, кызыклы сораулар белән үрелеп барды. Зөлфәт Саматов үзенең моңлы җыры белән аңа бәйрәм рухы өстәде. Уенның җиңүчесе булып Вәсилә Галиева танылды.

 

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев