Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы Көек авылында атларның баш санын 500гә җиткерүне максат итеп куйганннар

Атлар Көек авылын бетүдән саклап калуда зур роль уйнаган

(Саба, 14 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Бүген Мишә буенда урнашкан кечкенә генә, әмма иркен табигатьле авылда 474 баш ат бар. Ягъни 50 йорттагы кешеләр саныннан да 4 тапкыр күбрәк. Ә бит үзгәртеп кору еллары шаукымында Көек "перспективасызлар" исемлегенә кертелеп, тора-бара бетүгә дучар ителгән була, дип яза җирле басма.

Тимершыктан Эзмәгә кадәр сөрү җирләре генә кала икән, дигән сүзләр дә йөри. Кешеләр башка җиргә күчү ягын карый башлый. Әмма "Агропромснаб" берләшмәсе җитәкчесе Фәнис Хурамшин китми. Йортны да Сабага түгел, ул вакытта Саба урман хуҗалыгы директоры Нургали Миңнеханов киңәшен тотып, Көектә сала. Атчылыкка йөз тотуның да хикмәте гади: гаиләсендә өч малай үсеп килә. Аларның кечкенәдән бахбайларга хирыслыгы сизелә. Нәтиҗәдә Хурамшиннарның үз ихаталарында тоткан атлары 7гә җитә. Малайлар шулар тирәсендә кайнаша, атка менәргә өйрәнә. Күңелләрендә чабыш дәрте уяна. Фәннур, Нияз, Илназ үсмер чакларында район Сабантуйларында юртаклар ярышында призлы урыннарны беркемгә дә бирмиләр. Инде бераз алгарак китеп шуны әйтергә була: егетләр хәзер җайдак яшен уздылар, әмма чабышка мәхәббәт яшәп калды. Хурамшиннар хәзергәчә атлар ярышын оештыруның төп иганәчеләре. Атлар бетүе юралган Көекне саклап калуда да зур роль уйнады. Бу мәсьәләдә Фәнис Шәйхыразый улы республика, район җитәкчеләре белән уртак тел таба алды. Атлар яраткан Президент Минтимер Шәймиев та, районга килгәч, Көектә эшнең оештырылуына уңай бәя бирә. Авылда социаль объектлар сафка баса, 16 йорт төзелеп, байтагына читтән дә кешеләр килеп урнаша.

Ирешелгәннәр белән канәгатьләнмиләр биредә, һаман яңалыкка омтылалар. Көектә узган ел ат итеннән ысланган һәм пешерелгән колбаса, шул исәптән казылык җитештерү цехы эшли башлавы шул хакта сөйли. "Итне эшкәртеп тә, шул килеш тә сатабыз. Атларның баш санын 500гә җиткерүне максат итеп куйдык. Быел 82 колын алдык",– ди Фәнис Хурамшин. Ат үрчетү җиңел эш түгел, асрау өчен бик нәзберек хайван. Дөрес тәрбия юк икән, тиз авыруга бирешә, еш чирли. Бөтен күңелеңне биргәндә генә, бахбайларның холкын аңлап, үрчем алуда кайчан нишләргә кирәклеген белеп эшләргә була. Монысы атлар карауда 9 еллык тәҗрибәсе булган Илнур Солтангәрәев фикере. "Атлар бөтен нәрсәне аңлый, сизә, тупас кылансаң, начарлык теләсәң, сиңа шулай ук җавап бирә. Алар белән аралашу кешеләргә уңай йогынты ясый. Мине таныйлар, тавышны ишетүгә пошкыра-пошкыра сәламлиләр",– ди ул.

Кыскасы, атлар тәрбияләү – үзе бер педагогика. Колын салмасыннар, вакытында прививка булсын, көтү бозылмасын өчен барлык таләпләрне үтәргә тырышалар. Аранда гына тотылмый атлар, төркемнәргә бүлеп, 30ар гектарлы ике табигый көтүлектә дә йөртелә. "Ат талымсыз хайван дисәләр дә, баш саннары күп, көн саен 10 башка берәр рулон исәбеннән печән генә кирәк. Кышка 10 мең рулон печән әзерләнә, 500 гектар җиребездә үскәненнән тыш, сатып алырга туры килә. Солы 100 гектарда үстерелә",– ди башкарма директор Фәргать Кашапов. Әлбәттә, ат асрауның нечкәлекләрен сөйләп бетерү мөмкин түгел. Аның нинди авыр хезмәт икәнен асраучы үзе генә белә. Читтән караганда гына хуҗалыкта барысы да әйбәт булып күренергә мөмкин. Ә бит ирешелгәннәр артында никадәр хезмәт, көч һәм тырышлык ята. Шунысы ачык: хәзер Көек авылын атлардан башка күз алдына китереп булмый. Моның шулай икәнлегенә Фәнис Шәйхеразый улы үз мисалында инанган. Ат сыер да, дуңгыз да түгел, бетерсәң, аны яңадан кайтару өчен бик күп еллар кирәк булачак.

Фото: Фәнил Мәүлетов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев