Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы балалар бакчасы педагоглары өчен район күләмендә семинар

Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак" балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә белем бирү мөхите» темасына район семинары узды. Семинарда Саба районының 13 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары катнашты.

Чараны Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасы мөдире Халитова Флюзия Рафаил кызы ачып җибәрде.

Тәрбияче Низамиева Р.В. музей педагогикасы белән таныштырып, зурлар төркеме балалары белән белем бирү эшчәнлеген күрсәтте. Балалар чын музей экспонатларын бик теләп карадылар һәм аларны элекке заманнарда куллану турында актив фикер алыштылар.

Семинарда физик тәрбия буенча тәрбияче Алтынбаева Л.М. педагогларга чаңгыда шуарга өйрәтү методикасын күрсәтте. Эшчәнлек «Балачак» балалар бакчасының спорт мәйданчыгында, саф һавада үткәрелде.

Семинарның иҗади өлешендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Самавыр бәйрәме» дигән музыкаль-театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Музыка җитәкчесе Сафина М.Ш. белән балалар татар һәм рус телләрендә җырлар, ике мәдәниятнең дә биюләрен әзерләделәр. Педагоглар балаларның музыкаль уен коралларында татар җырларын башкаруларын бик җылы бәяләделәр.

Семинарда өлкән тәрбияче Вафина Л.И. «Туган ягым» күргәзмәсе белән таныштырды, анда «Балачак» балалар бакчасы педагогларының авторлык методик әсбаплары куелган иде. Шулай ук,  педагоглар «Яңа ел фантазияләре» дигән мастер-классларда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев