Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

САБА РАЙОН ТӨБӘК ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕНДА ТӨБӘКЧЕЛӘР ОЧРАШТЫ

Кичә Саба туган якны өйрәнү музеенда озак еллар музей җитәкчесе булып эшләгән, яшәү дәверендә Саба ягының тарихын, истәлекле урыннарын, хезмәт сөючән, күренекле кешеләрен барлауда күп көч түккән, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен күп кенә мактау грамоталары, медалләр алган шәхесебезне, Сираҗиева Рәйсә Бәдретдин кызын искә алу кичәсе булып узды.

Бу кичәдә Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Загидуллин Рөстәм Фидәил улы, Бөтеньдөнья татар конгресы каршындагы Татарстан Республикасы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Республикасының фән эшлеклесе, профессор Борханов Альберт Әхмәтҗан улы, Бөтеньдөнья татар конгресы каршындагы Татарстан Республикасы татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзасы Сафин Ильдар Фатхулла улы, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры  Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы, район башкарма комитеты архив бүлеге җитәкчесе Сираҗетдинова Альбина Нәкыйп кызы, “Саба таңнары” редакциясеннән Мәүлитов Фәнил, район ветераннар Советы җитәкчесе Ильясов Фәниль Ильяс улы катнаштылар. Рәйсә апаның күпьеллык иҗади эшчәнлегенә югары бәя бирелде, искиткеч бай алдынгы тәҗрибәсе яктыртылды. Бай мирас калдырды. Инде хәзер үзен сагынып сөйләргә генә калды. Онытмыйк Рәйсә апаны, каберенә эзне суытмыйк.
                                                                               

Ильсия Билалова , Саба район төбәк өйрәнү музее директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев