Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба район судында мошенниклык маддәсе буенча ачылган җинаять эше каралды

Район суд залында мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше каралды. Гаепләнүчеләр икәү, зыян күрүче берәү. Җинаять эше 2018нче елның 14нче ноябрендә ачылган.

Алдарлар кармагына эләккәнен кеше бик соң анлый шул. Бу турыда күпме генә сөйләп торуга да карамастан , ил буенча аферистлар тарафыннан бик зур суммаларда акчалар төрле юллар белән урлана, талап алына. Бу атнада Саба  район судында да  мошенниклык маддәсе буенча ачылган җинаять эше каралып, гаепләнүчеләр закон кысаларында тиешле җәзаларын алдылар.

Гаепләнүче Чәчкә Абдуллина белән Светлана Динмехәммәтова зыян күрүчедән вакыт аралыгы белән өлешләп акча алалар. Максатлары зыян күрүченең хәзерге вакытта өй арестындагы улын рәшәткә артына утырудан саклап калырга тырышу ниятеннән була. Зыян күрүченең гаиләсе баләгә тарыганын белгәч, Абдуллина аңа үзе элемтәгә чыга һәм таныш адвокатлары аша акча бәрабәренә ярдәм тәкъдим итә. Динмөхәммәтова бу ялган аферада адвокат булып уйный. Тикшерү алып бару дәверендә аларның өлешләп, гомуми суммада  3млн 350 мең сум акча алганнары дәлилләнә. Бу эш күпме шулай дәвам иткән булыр иде икән, анысы билгесез. Ләкин зыян күрүче як үзенең нинди тозакка килеп капканын аңлаганнан соң хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Һәм Абдуллинага  чираттагы 1млн 750 мен сум акчаны тапшырган вакытта нәкъ менә алар ярдәмгә килә дә инде. Агымдагы елның 23нче маенда Шәмәрдән тимер юл станциясендә Абдуллина ФСБ һәм тикшерү органнары хезмәткәрләре тарафыннан жинаять урынында тоткарлана. Әлеге эшне карау Саба районына юллана.

Бугенге көндә мошенниклар бик оста эш йортә. Һәм алар  еш кына кешегә психологик басым да ясыйлар. Бу очракта  да шулай була. Алдар ханымнар акчаны алалар, аларны үз максатларында файдаланалар, кредитларын, башка төрле әҗәтләрен каплыйлар, зыян күрүче як файдасына берни дә эшләнми.

Бүген гаепләнүчеләр суд алдында үз гаепләрен тулысынча таныдылар. Үзләренә яклау да сорадылар. Барысы да закон кысаларында исәпкә алынды. Судның сонгы карары белән Абдуллина Чәчкә 5 елга, Динмөхәммәтова Светлана 4 елга ирегенннән мәхрүм ителде. Алар бу срокларын гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәкләр. Гаепләнүчеләрнең суд карарына риза булмыйча югары органга шикаять бирү мөмкинлеге бар. Закон әле үз көченә кермәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев