Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба ракетачылар һәм артиллеристлары митингка чыкты

19 ноябрьдә илебездә Артиллерия һәм ракета гаскәрләре гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

1942 елда бу көнне Сталинград янында «катюшалар» залпы белән совет гаскәрләренең һөҗүм операциясе башлана. Сталинград янындагы контрһөҗүмдә өч фронт катнаша. 19 ноябрьдә — Көньяк-Көнбатыш һәм Дон фронтлары, ә 20 ноябрьдә Сталинград фронты һөҗүмгә күчә. 23 ноябрьдә Көньяк-Көнбатыш һәм Сталинград фронты гаскәрләре очрашып, Германиянең 6нчы коры җир һәм 4нче танк армиясен (22 дивизия, 300 меңнән артык кеше) чолганышта калдыра. Бу операциядә артиллерия гаять мөһим роль уйный. Шушы уңайдан бүген район хәрби комиссариаты бинасына артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт ир-егетләр җыелды. Аларны истәлекле дата белән Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты  җитәкчесе  Марат Ишниязов, Татарстан хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге  начальнигы Фәнис Закиров, чараны оештыручы, узган гасырның 80нче елларында  Ерак Көнчыгышта артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән Шәмсун Сөнгатов тәбрикләде. Сабадан Айнур Борһановка (Осетиядә хезмәт итә), Радик Кадыйровка (Ерак  Көнчыгыш), Тимершыктан  Миннислам Кәримовка (Белоруссия. Бобруйск) “Ракетные  войска, Артиллерия” медале, шулай ук бер төркем  ветераннарга комиссариатның Грамоталары тапшырылды.

 Тантаналы митинг Мәңгелек ут янында дәвам итте. Аннары ракетачылар һәм артиллериятлар Әфганстан һәлак булган райондашларыбыз батырлыгын мәңгеләштергән һәйкәлгә һәм зиратта арабыздан вакытсыз  киткән артиллерист  солдатлар каберенә чәчкләр салдылар

 

 

Фәнил Мәүлетов

Реклама

Автор фотолары.

 

Чыганак: http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев