Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба муниципаль районының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты [+фотолар]

Кичә, 2019 нчы елның 4 нче декабрендә, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында, Саба муниципаль районының Байлар Сабасы Югары лигасының ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты дәвам итте.

Беренче уенда «Саба яшьләре» һәм «Сабагаз»командалары очрашты. 6: 2 исәбе белән «Сабагаз»командасы җиңде. Икенче уенда «Саба тәрәзәләре» һәм «Сатыш»командалары очрашты. 7: 3 исәбе белән «Саба тәрәзәләре»командасы җиңде. Өченче уенда «РЭС» һәм «Башкарма комитет» командалары очрашты. 11: 3 исәбе белән «РЭС»командасы җиңде. Бүген Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Байлар Сабасы зонасының Беренче лига уеннары дәвам итә. Барлык футбол сөючеләрне Тимершык урта мәктәбенең спорт залына чакырабыз. Уеннар 18: 45 сәгатьтә башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев