Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба муниципаль районында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасының үтәлеше тикшерелде

Фракция утырышын Геннадий Глушков йомгаклады һәм соңыннан партиянең Саба бүлекчәсе җәмәгатьчелек белән эшләү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

(Саба, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада үткәрелгән "Бердәм Россия" партиясе фракциясе утырышында Саба муниципаль районында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасының үтәлеше тикшерелде, дип яза район газетасы.

Әлеге темага сөйләшүдә Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зарипов, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гиниатуллина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов һәм башка рәсми затлар катнашты. Утырышта беренче булып сүз алган район Советы депутаты Айдар Гәрәев чыгышыннан күренгәнчә, Шәмәрдәндә иҗтимагый киңлекләргә партия булышлыгы белән 2009-2010 елларда ясалма чирәмле футбол кыры төзелешеннән башлангыч бирелә.

"Хәзер әлеге зонада чаңгы базасы һәм хоккей мәйданчыгы да корылып, шәмәрдәнлеләрнең күмәк ял итү урынына әверелде. Моннан тыш күпфатирлы йортлар ишек алларында 5 балалар мәйданчыгы төзелде һәм бу максатка тотылган 900 мең сумның 60 процентын "Бердәм Россия" финанслады", – диде җирлек башлыгы һәм иҗтимагый киңлекләрне тагын да үстерү проблемаларына тукталды. Иң беренче чиратта Шәмәрдәнне урталай бүлгән тимер юл аша чыгу өчен җәяүлеләргә "Уңайлы мохит" булдыру мәсьәләсе күтәрелде. Өч меңнән артык халкы күпфатирлы йортларда яшәгән торак пунктта бассейн төзү зарурлыгын дәлилләде. Шулай ук авыл янындагы плотинаны төзекләндереп, шәмәрдәнлеләрнең культуралы ял итү зонасына әверелдерү планын тәкъдим итте. Шулай да җирлек башлыгы фикеренчә, мөһим программаның үтәлеше генә Шәмәрдәннән яшьләр китүен туктата алмый. Дискуссиягә С.Гиниатуллина кушылып, әлеге мәсьәләдә закон чыгаручы органнарга депутатлар корпусының инициатива ролен күтәрергә кирәклеген ассызыклады.

Районның зурлыгы ягыннан өченче торак пункты Лесхозда да "Бердәм Россия" программалары булышлыгында иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә күп эш башкарылган. Җирлек откан бер миллион сумлык грантка бистәдә вейк-парк төзелә. Ял зоналары саны буенча Лесхоз район үзәгеннән калышмый. Җирлек башлыгы Азат Гатиятуллин үз чыгышында әйткәнчә, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдә моның белән генә тукталып калырга җыенмыйлар. Гаилә белән ял итү зонасы проектын булдыруда лесхозлыларның мөрәҗәгатьләре исәпкә алынган, җәмәгать тыңлауларын үткәрелгән. Депутатларга төзекләндерелгән яр буеның видеоролигы тәкъдим ителде. Саба шәһәр җирлегендә иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә депутатлар корпусының эшчәнлеге турында Расих Хәсәнов сөйләде.

Фракция утырышын Геннадий Глушков йомгаклады һәм соңыннан партиянең Саба бүлекчәсе җәмәгатьчелек белән эшләү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте, диелгән район хәбәрендә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев