Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде

Кичә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минңеханов рәислегендә район Советының чираттагы утырышы булды.

Депутатлар каравына түбәндәге көн тәртипләре кертелде:

1.Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;

2.Муниципаль берәм­лекләрдә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында;

3.Муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;

4. Саба муниципаль районы мәнфәгатьләрендә гавами сервитутлар билгеләү һәм туктату тәртибенә үзгәрешләр кертү турында;

5.Саба муниципаль районының "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм шәхси төзелеш өчен бирелгән җир кишәрлекләренең чик мәйданнары турында"гы карарын (21.11.2011, №86) көчен югалткан дип тану турында;

6.Саба муниципаль районының 2016 елның 16 декабрендәге 80нче санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

Әлеге мәсьәләләр буенча юридик бүлек мөдире Альберт Миникаев, финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгышлары тыңланды, дип яза Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев