Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба муниципаль районы командасы Татарстан Республикасы данын яклады

18-21 нче июль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең «Патриот» мәдәният һәм ял паркында ел саен үткәрелә торган «Җиңү-2018» бөтенроссия хәрби-спорт уенының финал өлеше узды.

Татарстан Республикасы данын Саба муниципаль районы командасы яклады. Команда составында Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты һәм Шәмәрдән лицее  укучылары катнашты. Җитәкчеләре Петров Александр Владимирович һәм «ЮНАРМИЯ» региональ бүлекчәсе штабы  башлыгы Валиуллин Дилюс Миндельевич иде. Саба командасы Финал уеннарда Республика этабында 1 урын яулаганы очен катнашты.

 

Реклама

Финалда Россиянең 85 төбәгеннән 800 дән артык юнармияче катнашты. Нәтиҗәдә барлык конкурсларда катнашып  Саба командасы 7 нче урын яулап кайтты.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев