Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба муниципаль районы «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

22 нче мартта Саба муниципаль районы «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

4501нче номерлы экзамен уздыру пункты Саба гимназиясендә урнашкан. Быелгы чараның яңалыгы- Гаилә елы уңаеннан әти-әниләр сынауга парлап чакырылган иде. 


Мөгаллимнәр Райлә һәм Зөфәр Йосыповларның уллары Наил Эзмә урта мәктәбен тәмамлый. 

“Бу процедура безгә таныш булса да, яңалыклар да бар икән. Өйгә кайткач улыбызга алар турында хәбәр итәчәкбез”-ди гаилә башлыгы.

Чарада Саба районы  Башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Илдар кызы Шәфыйкова катнашып әти-әниләрне үз өлкәләрендәге яңалыклар белән таныштырды.

Тулырак, “Атна” информацион программасы кысаларында 29 март көнне 17 сәгать 30 минутта карагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев