Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба җәмигъ мәчетендә җәйге каникулда балалар өчен ял итү сәгатьләре тәмамланды

Анда 7-14 яшьлек 77 бала йөрде.

(Саба, 26 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Илмира Галимуллина). Узган җомгада Саба җәмигъ мәчетендә җәйге каникул көннәрендә балалар өчен оештырылган рухи-сәламәтләндерү сәгатьләренең төгәлләнү чарасы үткәрелде, дип яза җирле басма.

Быел да мәчеттә 7-14 яшьлек балалар өчен 15 көн дәвамында дин нигезләрен үзләштерү һәм шәригать кысаларыннан тайпылмыйча гына ял иттерү сәгатьләре оештырылган иде. Анда 77 бала йөрде. Дини дәресләрне "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре, КФУда белем алучы булачак педагоглар Нурия Әсхәтова (Балтач районыннан), Норлат кызы Айгөл Шәйхетдинова, Сабадан Зөләйха Фәлахова, егетләрдән – дини гыйлемгә ия булган Динар Дәүләтов (Шәмәрдәннән), үзебезнең Саба егетләре Алмаз Галимҗанов, Марат Хуҗиннар алып барды. Көн саен дәресләр җәмәгать белән күмәк намаз укудан башланды, белем бирүдән тыш, балаларга төрле интеллектуаль һәм хәрәкәтле уеннар (саф һавада) оештырылды, көндез белән хәләл кафеда кайнар ризык әзерләнде.

Биредәге һәр көн аерым бер чарага багышланды: балалар Сатыш мәдрәсәсендә экскурсиядә булдылар, "Набережная" буйлап сәяхәт кылдылар, асфальтта рәсем ясадылар, Балалар иҗат үзәге педагоглары әзерләгән түгәрәкләрдә һәм мастер-классларда катнаштылар.

Саубуллашу көне килеп җиткәч,әлбәттә, һәркайсы әти-әниләре һәм остазлары каршында кечкенә генә имтихан тотты ул көнне. Бәйрәм чарасында катнашкан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов, Саба җәмигъ мәчете имамнары Илдар хәзрәт Яхин, Алмаз хәзрәт Гаянов балаларны тәбрик итеп, һәркайсы ихлас, матур теләкләрен ирештерде."Биредә балаларның күңелләренә салынган иман орлыклары матур шытым бирсен, аларга вакытында "су сибеп","тукландырып" торырга онытмагыз", – диде Илдар хәзрәт әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп. Ахырдан һәр балалага күчтәнәч пакетлары таратылды.

 

Фото: Илмира Галимуллина

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев