Саба ТВ

Саба мәдәният йортында “Ай күлгә сыенганда” спектакле премьерасын тәкъдим иттеләр [+фоторепортаж]

Кичә Саба мәдәният йорты театр коллективы язучы Гөлсинә Галимуллинаның "Ай күлгә сыенганда" повесте буенча режиссер Айрат Зиннуров сәхнәләштергән спектакльнең премьерасын күрсәтте.

Өч сәгатькә сузылган театр бер сулышта каралды. Соңыннан мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин үзенең чыгышында әйткәнчә, повестьне сәхнәләштерү идеясе яз аенда ук туган булган. Театр коллективы әлеге иҗади хезмәтне зур осталык белән башкарып чыкты. Тамашачы төп рольне (Гөлсәхрә) башкарган Энже Нурисламованы аеруча озак алкышлады.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: