Саба дулкыннары

Саба һәм Теләчедә телләр турындагы канун ни дәрәҗәдә үтәлә: Бөтендөнья татар форумы рейдка чыкты - Интертат

Бөтендөнья татар яшьләре форумының бу арада эше тыгыз булды. 19 октябрь - “Татарча диктант” узган көнне форум вәкиле Якуп Мамлиев Татарстанда элмә такталарда икетеллелекне тикшерү максатыннан, Теләче, Саба районнарына барды. Рейд барышын “Татар-информ” хәбәрчесе дә күзәтте.

  • "Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы" канунның 14 маддәсендә "Дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, дәүләт органнарының, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм башка оешмаларның исемнәре язылган документлар (бланклар, мљһерләр, штамплар, штемпельләр) һәм элмә такталарның текстлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә әзерләнә" дип язылган.
 

 

Якуп Мамлиев төрле урамнарда, төрле учреждениеләрдә куелган элмә такталарны фотога төшерә башлады. Моңа гаҗәпсенеп караучылар да, нинди максаттан фотога төшерү турында сораштыручылар да булды.

Берничә ел элек Казаннан Сабага Теләче эченә кермичә генә китереп чыгара торган яңа юл салынган иде. Менә шул юлдан Саба районына керә-керешкә иң беренче бина – Саба аграр көллияте. Башында дәү хәрефләр белән САБИНСКИЙ АГРАРНЫЙ КОЛЛЕДЖ дип язылган. “Саба аграр көллияте” дигән татарча элмәсе латин хәрефләре белән язылган. Якуп шуңа игътибар итте, һәм иң беренче фотосы шул булды. 

 

90 процент татарлар яши торган Сабада Закир Йосыпов урамы бар. Ни кызганыч, шуны урамның буеннан буена һәр йортка да ике телдә элмә тактасы кадакланмаган. Кайда бар, кайда юк – чуар. Гали Закиров, М. Җәлил, Г. Тукай, Гоголь, Мәктәп урамнары ике дәүләт телендә язылмаган. Якуп моңа да битараф калмады: мондый хилафлыкларны фотоаппаратына теркәп барды.

 

 

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең республика районнарында үз бүлекчәләре бар. Рейд барышында Саба һәм Теләче районнары бүлеге бинасын очраттык. Идарәнең тәрҗемәсе бераз шик уятты: “Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының федераль хезмәте идарәсе” диелгән. Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе булса, татарчарак булыр иде шикелле. Дөрес, Якуп андый фактларга әллә ни игътибар итмәде. Татарчасы бармы – бар. Идарәнең татарчасы үзләрендә ничек тәрҗемә ителгән дип, сайтка кереп карадык – таба алмадык. Ә менә Россельхознадзор федераль структура дип тормаган, тәрҗемә иткән. Су буе булса да, “Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе” дигән татарча атамасы куелган, сайтлары да татарча алып барыла.

Бу як халкы тырыш, булдыклы булуы һәркемгә мәгълүм. Игенчелек, кәсепчелек тә алга киткән. Хезмәт кешесенә дан җырлап, матур яшел элмә дә куйганнар. Шөһрәт сүзен генә хаталы язганнар. Якупка да күрсәттем. Белеп торсын.

Кибетләр яныннан да уздык. Якуп “элмәләр ике дәүләт телендә булырга тиеш” дигән норма үтәлмәгән кибетләрне читләп үтмәде.

Күп булмаса да, татарчасы бар, рус телендәге юк элмә такталар да очрады. “Кыңгырау”, “Кызыл Базар” элмәләре шундыйлардан.

Пенсия фонды бүлекчәсе элмәсе Сабада да, Теләчедә дә рус телендә генә иде.

Саба Мәдәният йорты халык артисты Шәүкәт Биктимеров исемен йөртә. Ни кызганыч, Шәукәт, мәшһур, дәуләт сүзләре “у” белән киткән.

 

Сабадан Теләчегә юл тоттык. Якуп спорт комплекслары элмәләренә аеруча игътибар итте. “SABA-ARENA”, Теләчедәге “Батыр” спорткомплексы, “Дулкын” йөзү бассейны – Якупның “кара” исемлегенә эләккән мисаллар.

Ике теллелек үтәлгән объектлар да бар. “Монда әйбәт, тиешенчә, икесе дә бар” дип искәртеп үтте Якуп.

Урам исемнәре ике телдә язылмаганына форум вәкиле Теләчедә дә игътибар итте. Совет, Ф.Хөсни урамнары русча гына язылган иде. Тюлячка елгасы күрсәткече дә рус телендә генә иде.

Социаль учреждениеләрнең исемнәре төгәл тәрҗемә ителешенә Якуп өстән-өстәнрәк караса да, больницаның шифаханә итеп язылуын искәртми булмый. Теләче Үзәк район хастаханәсе, шифаханә түгел. Шифаханә “санаторий” була, хастаханә - "больница". Бу хакта Медицинадан русча-татарча аңлатмалы сүзлектә язылган. 

Терапевтик корпус элмәсе дә русча гына бирелгән.

“Ү” хәрефен Теләчедә дә өнәп бетермиләр икән. Үзәк урамда зур сәүдә үзәге бар. Шундый матур сүздә татарча “ә” хәрефе янына “ү” урынына “у” куелган да, сүзне бөтенләй укый алмаслык иткәннәр. “Ә “белән “у” янәшә килсә, әйтеп булмый икән.

Теләче Мәдәният йорты янында каһарманнарга һәйкәлләр тезелеп киткән. “Татар кешеләре, ә алар турында мәгълүмат русча гына бирелгән, ничек шулай була инде”, - дип гаҗәпләнүен белдерде Якуп. Фотода аның шул һәйкәлләрне фотога төшереп яткан мизгеле.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы ТР дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча мониторинг уздырып тора. Моңа кадәр Әгерҗе, Мамадыш, Казан шәһәре (аэропорт юлы – Кольцо сәүдә үзәге), Буа, Чистай, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Нурлат, Спас районы, Болгар шәһәре, Питрәч районында район үзәкләренең урам исемнәре, администрация, социаль объектларның элмә такталары тикшерелгән.

 

– Без икетеллелек буенча тикшергән һәр районның автовокзалларында, станцияләрендә игъланнар бары тик русча гына, мәгълүмати такталар да шулай ук рус телендә. Гәрчә халыкны беренче булып вокзаллар каршы ала бит, шуңа бу мәсьәләгә зур игътибар кирәк дип саныйм. Күпчелек районнарда шәхси йортларның диварларында урам исемнәре бер рус телендә генә.

Татфорум оештырган “Татар дозор” уены гражданлык позициямне көчәйтте. Икетеллелеккә 19 яшькә кадәр, шушы уенга автор булып килгәнче игътибар итми идем. Балалар административ биналарга, сәүдә үзәкләренә кереп, нигә татарча күбрәк язмыйсыз, бездә ике дәүләт теле, дип позитив формада аңлата. Бу әһәмиятле.

Әниләрем дә шул яклардан булу сәбәпле, Уфада еш булам. Андагы элмә такталарга игътибар итә башладым. Дәүләт биналары, административ булмаган объектлар да, матурлык салоны, кибетләр ике теллелеккә бик игътибарлы. Анда Казандагы кебек проблема күптән юк. Моның сәбәбе штрафлар урнаштыру дип аңлатканнар иде. Теләсә нинди кеше, кибет, салон, оешма ачканда, Башкортстанның ике дәүләт телендә язарга тиеш. Уфада менә шулай элементар рәвештә икетеллелек урнашкан, анда җаваплылык көчлерәк, - дип сөйләгән иде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Владимир Васильев

https://intertat.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: