Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба һәм Теләче хат ташучылары арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалды

Бүләкләүнең коллектив алдында үткәрелүе башка хезмәткәрләргә, менә шулай эшләргә кирәк, хезмәтнең хөрмәте дә була дигән мәгънәдә кабул ителде.

(Саба, 23 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Районара почтамт бинасында 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен җирле матбугатка яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде, дип яза җирле басма.

Чарада Саба һәм Теләче районнары газеталары мөхәррирләре Рөстәм Исмәгыйлов һәм Ленар Хуҗин да катнашты. Бүләкләүнең коллектив алдында үткәрелүе башка хезмәткәрләргә, менә шулай эшләргә кирәк, хезмәтнең хөрмәте дә була дигән мәгънәдә кабул ителде. 2018 елның беренче яртыеллыгына “Теләче” газетасын яздыруда актив катнашкан өч хат ташучыга ут күршеләребез Дипломнарны үзләрендә тапшырган инде. Бездә исә абунәчеләр белән яхшы эшләүчеләр булып Флүрә Шәйхуллина (Сатыш элемтә бүлекчәсе), Рушания Әхмәтҗанова (Түбән Шытсу) һәм Халисә Галимҗанова (Курсабаш) танылды. Кайбер почта бүлекчәләрендә хат ташучыларның халык белән үзара элемтәсе җитеп бетмәгәндә, алар үзләренә җиткерелгән йөкләмәләрне 127-131 процентка үтәгән. Бу, әлбәттә, почта хезмәткәрләренең өйдән-өйгә кереп, абунәчеләр белән аралашуы нәтиҗәсе. Түбән Шытсуда эшләүче Рушания, мәсәлән, 120 хуҗалыкның 52ен район газетасына яздырган. Почта бүлекчәсе начальнигы Гөлнур Әхмәтвәлиева әйтүенчә, аны авыл халкы хөрмәт итә, көтеп ала. Аңа газета хезмәткәрләренең ияреп йөрүе дә язылучыларның санын арттырган. Халисә Галимҗанова турында Курсабаш почта бүлекчәсе начальнигы Илгиз Нигъмәтҗанов сөйләде. “2002 елдан эшли. Курсабашта 124 йортка почта тарата, шуларның 70ләбе “Саба таңнары”н алдыра. Язылу кампаниясе төгәлләнергә дә өлгерми, икенче яртыеллыкка абунә башлангач, хат ташучылар өчен ел әйләнәсе урак өсте. Заманасына күрә абунәчеләрнең дә холык-фигыле үзгәрә. Шуны аңлап эшләргә кирәклеген белә”,– диде.

Реклама

Чыннан да, яртыеллыкны йомгаклап өлгермәдек, инде алдагысын кайгырта, борчыла башладык. Җәйге чорда яздыру кампаниясенең катлаулы булачагын үзенең чыгышында “Саба таңнары” газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов та искәртте, басма продукциянең ике коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе булып укучыга барып ирешүенә басым ясады, хат ташучыларга халык белән аралашканда тәмле телләрен жәлләмәскә чакырды. Шунысы куанычлы, татар кешесе гәҗиттән бизмәде, бары кемнәрдер башка басмаларны укуга күчте. Әмма көндәлек тормышта кирәкле мәгълүматны алу, яңалык-чаралардан алдан хәбәрдар булып тору өчен район газеталарына язылу мәслихәт. Бу хакта “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин да әйтеп узды.

Җыелыш дәвам итеп, абунә чорында почта хезмәткәрләре алдына куелган бурычларга почтамт начальнигы Фәнил Ильясов киңрәк тукталды. Коллектив 1нче кварталда гомуми хезмәт күрсәтү планнарын 107 процентка үтәгән һәм җәйге чорда да күрсәткечләрне яхшырту турында сүз барды. Почта хезмәткәрләре Җиңү бәйрәме алдыннан – 2-9 май көннәрендә барысы 557 сугыш, тыл ветеранына, сугыш чоры балаларына Россия Президенты В.Путин Котлавын тапшырачаклар. Почта әрҗәсенә генә салмыйча, хатларны кулларына тоттырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев