Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба кызы туган көнендә беренче тапкыр Россия Президентын сайлауда катнашты

Саба районы Төбәк авылы кызы Алисә Мәтҗанова туган көнендә беренче тапкыр сайлауларда катнашты, дип хәбәр итә җирле басма.

(Саба, 18 март, «Татар-информ», "Саба таңнары"). Казан медицина көллиятенең 2 нче курс студенты - Саба районы Төбәк авылы кызы Алисә Мәтҗанова туган көнендә беренче тапкыр Россия Президентын сайлады. Бу хакта "Саба таңнары" газетасы хәбәр итә.

Алисә тавыш биргән 2462 санлы Төбәк сайлау участогында да бу вакыйганы читләтеп үтмәделәр. Туган көн иясе булган иң яшь сайлаучыга истәлекле бүләк тапшырдылар.

Реклама

"Мин бераз дулкынланам, шулай да күңелдә горурлык хисе. Ил, Ватан язмышы хәл ителгәндә, без яшьләр битараф калырга тиеш түгел. Чөнки без киләчәгебезне сайлыйбыз. Бүгенге көндә тормышларыбыз бик әйбәт, янымда әти-әнием, сеңлем бар. Үзем теләгән уку йортында белем алам. Без тавыш биргән булачак Президент та илебезне тагын да күтәрер, бары яхшыга өметләник", - дигән Алисә район хәбәрчеләренә.

Әлеге участокта теркәлгән 205 сайлаучының икесе - яшь сайлаучы. Арча педагогия көллияте студенты Эльвир Ибушев та сайлау участогына беренче мәртәбә килгән.

Сәгать 10га биредәге сайлаучыларның яртысы үз тавышларын бирергә өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев